Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан су спорты беренчелегенә 95 процентка әзер


Казан дөнья су спорты беренчелегенә 95%ка әзер
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:03 0:00

10 июльдә Казансу ярындагы су спорты беренчелеге корылмаларының әзерлеге журналистларга күрсәтелде. Корылмаларның 95 процентка әзер булуы белдерелде.

Татарстан башкаласында Дөнья су спорты беренчелеге корылмаларын төзүгә җаваплы оешма-ширкәтләр бу көннәрдә әзерлек эшләренең азагына җитүен хәбәр итте. “Спорт корылмалары башкарма идарәсе” вәкилләре белдергәнчә, бер ай эчендә башкала кирмәне янындагы Казансу елгасы ярында су һәм телевизион манара, өч меңнән артык кеше сыйдырырлык тамашачылар мәйданчыгы урнаштырылган. Халыкара йөзү федерациясе (FINA) таләпләренә туры китереп Казансу елгасы тирәнәйтелгән. Корылыкка бәйле су кимү ихтималын да күздә тотканнар, ул дүрт метрлык булып ясалган. Һай-дайвинг ярышлары узасы урын сигез метрга җиткерелгән .

“Гауваслар (водолазлар) берникадәр тикшерү уздырганнан соң вак-төяк җитешсезлекләр тапты, бүгенге көндә аларны төзәтәбез. Хәзерге вакытта бу корылмалар 95 процентка әзер. Калган биш процент эшне киләсе берничә көндә тәмамларга уйлыйбыз”, ди “Спорт корылмалары башкарма идарәсе”нең башлык урынбасары Дмитрий Михайлов.

Оештыручылар беренчелекнең ничек узасын якынча сөйләп, ярыш барышында спорчылар 25 чакырым озынлыктагы су юлын узарга тиешлеген әйттеләр. Кирмән яр буендагы төп тамаша урыныннан “Казан” гаилә үзәге ярына кадәр бер як су юлы озынлыгы 1250 метр тәшкил итәчәк. Һәр спортчы әлеге юлны ун тапкыр әйләнергә тиеш.

Казансу елгасында барган ярышны 24 видеокамера төшерәчәк (барлыгы 100). 20 метр биеклектәге манарадан, “Ривьера” кунакханәсе түбәсеннән һәм старт башлау мәйданчыгы урыныннан трансляция барачак.

“Казан” җитештерү төзелеш берләшмәсе матбугат хезмәте җитәкчесе Шамил Садыйков белдергәнчә, ярышлар үтәсе корылмалар (биектән сикерү, телевидение манарасы) вакытлыча гына урнаштырылган. Шул ук вакытта монда Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Равил Җиһаншин башлык булган “Казан” җитештерү төзелеш берләшмәсе карамагындагы кафе-рестораннар торгызылган. Күрәсең, әлеге күңел ачу, ашау-эчү урыннары су спорты беренчелеге беткәннән соң да, Казан кирмәне янәшәсенә халык күп киләсен фаразлап эшләнелгән.

“Яр буенда биш ресторан эшләячәк, аларга төрле милләт ризыклары тәкъдим итәчәк, кайберләре инде эшчәнлеген башлап җибәрде. Төп ярышлар үтәсе урыннар кунакларны кабул итәргә әзер дисәк тә була. Яр буенда урнаштырылган агач һәм пыяла конструкцияле корылмалар төрле тематикадагы кафелар булачак (балалар клубы, квас-бар һәм башкалары). Шулай ук алдагы көннәрдә велосипед һәм ролик арендасы ачылачак” диде Шамил Садыйков.

XS
SM
MD
LG