Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Русиягә каршы сугышу – халкым өчен уч алу”


Шәех Мансур исемендәге батальон вәкилләре
Шәех Мансур исемендәге батальон вәкилләре

Украина көнчыгышындагы сугышта украиннар ягында сугышучы Мансур елларча чеченнарны юк иткән Русиягә нәфрәт белән каравын әйтә. Аның батальоны сугышта беренчеләр рәтендә.

Украина көнчыгышында низагта Русия тарафында сугышучыларның күпчелеге чеченнар, осетиннар булуы турында шактый язылды. Бүген украиннар ягында сугышучы милләте белән чечен булган Мансур моның кайбер сәбәпләрен аңлатты.

– Мансур, сез анда инде күптәнме? Бераз андагы вәзгыять белән таныштырып китегезче?

– Минем мондагы кардәшләрем Чечня сугышын узган кешеләр. Без хәзер Широкинода беренчеләр рәтендә сугышабыз. Батальоныбызның исеме – шәех Мансур дип йөртелә. Бездән тыш монда тагын ике батальон бар.

Урысларның һөҗүменә һәрвакыт беренчеләрдән булып каршылык күрсәтәбез. YouTube та урнаштырылган видеоларны инде күргәнсездер. Бу безне хуплаучы чеченнар һәм башка халыклар куансын өчен урнаштырыла.

Әлегә безнекеләр арасында Аллага шөкер һәлак булучылар юк. Урыслар Широкинодан үзләре китүе турында әйтсә дә, бу ялган. Чынлыкта аларны украин армиясе белән берлектә без кысрыклап чыгардык.

Широкинодан китсә дә, башка урыннарда алар кала бирә, шуңа хәзер аларга каршылык күрсәтү өчен кайдан һөҗүм башлауларын көтәбез. Ул һөҗүм һичшиксез булачак.

– Сезнең Украина көнчыгышында нәкъ Русия гаскәрләре сугышуы турында берәр дәлилегез бармы?

– Сез видеодан әсирлеккә эләккән Русия хәрбиеннән сорау алуны күргәнсездер? Без аңа гап-гади сораулар бирдек һәм шуның нәтиҗәсендә аның Русия армиясеннән икәне шиксез күренә. Андый әсирлеккә эләгүчеләр шактый, әмма без аларны видеога аз чыгарабыз. Нигездә сорау алу өчен аларны белгечләргә тапшырабыз. Соңгы видеоны күрдегезме? Менә шул әсир сөйләгәннең әле яртысын гына урнаштырдык.

Безнең белән Русия армиясе сугышуында беркемнең дә шиге юк. Путин чик буена бик күп санда хәрбиләр җибәргән һәм алар вакыт-вакыт йөзләрчә-йөзләрчә Украинага кереп безгә һөҗүм итә. Аларның авыр кораллары бар һәм шуның белән алар тыныч халыкка ата.

Урыслар бик һәйләкәр. Алар ерактан безгә танклар белән һөҗүм итә дә, аннары украин ягы атышларны башлады дип беренчеләрдән булып бөтен дөньягә лаф ора. Әмма без бит Чечнядагы ике сугышны узу сәбәпле, аларның хәйлә һәм ялганнарын яхшы беләбез. Урысларның бөтен сәясәте шул ялган һәм хәйләгә корылган.

Рәсми рәвештә урыслар үз хәрбиләренең монда булуын кире кага, моның ялган булуын күрсәтү өчен без видеолар төшерәбез, чөнки фактлардан качып булмый. Ике ГРУ офицерын телевизордан күрсәттеләр бит әле. Аларны да без тоткан идек. Путин алардан йөз чиерде, үз хәрбиләре булуын танымады.

– Сез ни өчен анда сугышырга булдыгыз?

– Безнең Украинага килүнең төп максаты – уч алу. Русия армиясенең безнең халыкны юк итүе, геноциды әле дә дәвам итә. Соңгы елларда санап бетерә алмаслык чечен үтерелде, яндырылды. Балалар, картлар, хатын-кызлар, яшь егетләр юк ителде. Чечняның иң асыл егетләре югалганнар исемлегендә, икенчеләре зинданнарда утыра. Соңгы 20 елда минем халык федераллардан күргән рәхимсезлектән инде гарык. Хәзер Кремль хунтасы Украинага ябышты. Путин программасы бар көченә дәвам итә.

Безнең төп дошманыбыз – Русия һәм без Украинада тупланып ахыргача аңа каршы барырга ниятлибез. Бу чеченнар өчен уч алу һәм украин халкын яклау.

Без монда килгәнчегә кадәр Украинага каршы урыслар ягында җирле чеченнар сугышкан. Аларның кайберләре Украина ватандашлары да булып тора. Бу сугышка аларны ФСБ котырткан. Бу чеченнар турында бөтен дөнья сөйләде. Шуңа Украина барлык чеченнарны илдән куарга карар итте. Без украиннарга ярдәмгә килеп чеченнарның чын йөзене күрсәттек. Күпләр килеп безгә рәхмәтләр укыды, чөнки алар Украинада үз өйләрендә яшәүләрен дәвам итә алды.

XS
SM
MD
LG