Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омскида казарма җимерелүдә гаепле дип шикләнелгән кулга алынды


14 июльдә Омски өлкәсендә корбаннар истәлегенә матәм көне.

Омски өлкәсенең Светлый авылында казарма җимерелүгә гаепле дип шикләнелгән кеше тоткарланды. Ул – Һава десанты гаскәрләренең төбәктәге укыту үзәге башлыгы Пономарев.

Ул өлешчә гаебен танып, хәрбиләргә казармага күчәргә рөхсәт бирдем, дип белдергән. Бу хакта Русия тикшерү комитеты хәбәрендә әйтелә.

Якшәмбе кичендә казарманың бер өлеше җимерелеп төште. 42 кеше җимерекләр астында калды, арасыннан 23е һәлак булды. Төзекләндергәндә технологик шартлар сакланмау әлеге фаҗигагә китергән сәбәпләрнең берсе булырга мөмкин дип белдерелә. Җавапсызлык маддәсендә җинаять эше ачылган.

Корбаннар арасында Башкортстаннан хезмәткә алынган биш кеше дә бар. Алар: Салават районыннан Рөстәм Шәйхуллинин һәм Ранис Алтынбаев, Сибайдан Рөстәм Юмагулов, Чакмагыштан Фидан Мамлиев һәм Белореттан чакырылган Вадим Нафиков. Алар күптән түгел язгы чакырылышта хәрби хезмәткә алынган булган. Һаләк булган хәрбиләрнең туганнары Омскига китте.

XS
SM
MD
LG