Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда күрмәүче, ишетмәүчеләргә ярдәм концерты үтте


Казанда күрмәүче, ишетмәүчеләргә татарча ярдәм концерты үтте
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:44 0:00

17 июльдә Казанда Тинчурин театры бинасында “Ярдәм” тернәкләнү үзәгендәге күрмәүчеләр, ишетмәүчеләр өчен татарча хәйрия концерты узды. Җыелган акчалар заманча уку әсбабы (брайл дисплей) сатып алырга тотылачак, ди оештыручылар.

Ураза гаете көнне Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында күрмәүчеләрнең “Ярдәм” тернәкләнү үзәге хәйрия концерты уздырды. Әлеге чара күрү һәм ишетү мөмкинлегеннән мәхрүм кешеләргә булышу нияте белән оештырылды. Концертта җыелган акчага аларга заманча уку әсбабы (брайл дисплей) сатып алачакбыз, ди хәйрия чарасын оештыручылар.

“Безнең “Ярдәм” вакыфы яңа юнәлештә эш башлап җибәрде. Күрмәгән, шул ук вакытта ишетмәгән кешеләргә ярдәм итү юлына бастык. Бу категория инвалидлар белән эшләү өчен брайл дисплэй аппараты кирәк. Аның бәясе – 195 мең сум. Барлыгы 15 шундый аппарат кирәк. Хәйрия концерты ярдәмендә, Аллаһы бирса, ике брэй дисплэй алырга планлаштырабыз”, диде “Ярдәм” вакыфы рәисе урынбасары, тернәкләндерү үзәге җитәкчесе Мәликә Гыйлметдинова.

Хәйрия концерты кыска вакыт аралыгында оештырылса да, Тинчурин залы тамашачы белән тулып беткән диярлек. Араларында оныкларын иярткән әби-бабайлар, төрле яшьтәге балалар белән әти-әниләре күренде. Концертта дистәләгән билгеле җырчы-башкаручы катнашты: Ильяс Халиков, Алсу Әбелханова, Илназ Миңвәлиев, Илсаф һәм башка татар эстрадасы артистлары булды. Хәйрия тамашасын “Яңа гасыр” каналыннан Илдар Кыямов алып барды.

Шуны да әйтергә кирәк, 19 июльдә Казанда “Ярдәм” мәчете ачылуга ике ел тулды. Алар ачылган көннән башлап даими рәвештә милли-дини, хәйрия чаралары үткәрә башладылар һәм әле дә бу эшне дәва иттерәләр.

20 августа Татарстанның Биектау районы Камай авылындагы музей-тыюлыкта “Иске Казанда милли моңнар” хәйрия фестиваленнән җыелган акчалар да “Ярдәм” һәм “Анжела Вавилова исемендәге үзәкләрдә тернәкләнүче авыру балалар өчен тотылачак, ди.

XS
SM
MD
LG