Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тамашачы: "Пилигрим" су тамашасына татар җыр-моңнары күбрәк кирәк иде"


Казанда “Пилигрим” су тамашасын гади халык бушлай карый алды
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:14 0:00

26 июльдән Казанда “Татнефть-Арена” боз сараенда “Пилигрим” су тамашасы гади халыкка күрсәтелә башлады. Ял көнне ул хәйрия чарасы буларак узды, күп балалы һәм мохтаҗ гаиләләр тамашага бушлай чакырылды. Тамашаны караучылар Азатлыкка “Пилигрим” су тамашасында татарчаны күбрәк ишетергә теләүләрен әйтте.

Казанда Дөнья су спорты беренчелеген рәсми ачу тантанасында күрсәтелгән "Пилигрим" исемле су тамашасы “Татнефть-Арена” сараенда 26 июльдән 2 августка кадәр кабатланачак. Ял көнне ул хәйрия чарасы буларак узды, шуңа гади халык та зурлап тәкъдим ителгән тамашаны бушлай карый алды.

"Пилигрим"га Ватан сугышы, тыл ветераннары, күп балалы һәм тәрбиягә алган балалар үстерүче гаиләләр, уку алдынгылары, яшь спортчылар һәм аларның тренерлары, Кванджу шәһәрендә узган 2015 елгы дөньякүләм җәйге Универсиада җиңүчеләре, "Кайнар йөрәк" исеменә лаек кешеләр чакырылган иде. Рәсми мәгълүматларга караганда, бу көнне сигез меңләп кеше җыелган.

“Пилигрим” тамашасында 200 артык балет, цирк, бию төркемнәре артистлары, синхронлы йөзү осталары, Татарстанның танылган җырчылары катнашты.

Су спорты беренчелеге өчен әзерләнгән шоу тәмамланганнан соң, без тамашачыларның әлеге чарага карата уй-фикерләре белән кызыксындык.

Норлаттан килгән күпбалалы гаилә әгъзасы Дианага “Пилигрим” бик ошаган. “Ихтимал, һәр тамашачы да аны рәхәтләнеп карагандыр. Бик матур әзерләгәннәр. Уникаль шоу”, ди ул.

“Бик яхшы оештырганнар. Әлбәттә, киләчәккә карата бераз үтенечләребез дә бар. Татар телендә бары тик “Туган як” җыры гына башкарылды. Бераз булса да татар рухы да өстәсеннәр иде, йә татар көйләре белән баетылсын. Казаныбыз бит татар рухында гөрли”, диде башкалада яшәүче Гүзәлия ханым.

Шулай ук Норлат районыннан килгән икенче бер әңгәмәдәшебез күпбалалы ана Нина Савгачева, районның социаль яклау үзәгеннән шалтыратып әлеге тамашага чакыруларын әйтте.

“Гаиләбезгә әлеге “Пилигрим” чарасына билет бүләк ителү турында хәбәр иттеләр. Безнең өчен махсус автобус та бирелгән иде”, ди әни кеше.

Әтнә районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр өчен җаваплы урынбасары Наил Сибагатов күпбалалы гаиләләрне тамашага ничек алып килүләрен тулырак аңлатты.

“Казаннан әлеге чара турында хәбәр килү белән күп балалы гаиләләргә, шулай ук, ятим балаларга чыктык. Бергәләшеп, автобуста әлеге чарага килдек. Чакырсалар, һәрвакытта да оешып киләбез. Безгә мондый экскурсияләр оештыру авыр түгел. Чакыруларны калдырмыйбыз”, диде Сибагатов. Ул да татарча “Туган як” җыры гына яңгырауга игътибар иткән, күңеле күбрәк татарчаны ишетергә теләсә дә, булганына шөкер, болай да аңлыйбыз, матур булды дигән фикердә тукталды.

“Оештыручылар ветераннарны, төрле милләт халыкларын, күпбалалы ата-аналарны, тылда хезмәт иткән кешеләрне дә чакырганнар. Хәзерге заман мөмкинлекләрен кулланып, искитмәле шоу әзерләгәннәр”, диде Казаннан Фәрит Төхвәтуллин. Аның улы “Пилигрим”га юл кагыйдәләре дөнья беренчелегендә җиңүче буларак махсус кунак йөзендә чакырылган.

Русиякүләм “Тавыш” (“Голос”) проекты финалисты Сәидә Мөхәммәтҗанова да әлеге шоуны махсус кунак буларак Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән VIP урыннарда янәшә утырып карады.

“Әйе, рус телендә күбрәк җырладылар. Бу дөньякүләм су спорты беренчелеге өчен әзерләнгән шоу, оештыручылар махсус шулай планлаштыргандыр. Шуңа да татарча аз булгандыр. Әтием чемпионатка билетлар алды. Синхрон йөзү һәм хатын-кызларның биеклектән сикерү спорт төрләре ярышларына барачакбыз”, диде Сәидә Азатлык радиосы хәбәрчесенә.

XS
SM
MD
LG