Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанның "ЮВТ-аэро" очкычлары 7 августтан Акмәчеткә оча башлый


Татарстанның "ЮВТ-аэро" һава ширкәте 7 августтан Акмәчеткә, 8 августтан Сочига оча башлый.

Татарстанның "ЮВТ-аэро" һава ширкәте 7 августтан Акмәчеткә, 8 августтан Сочига оча башлый.

Татарстан транспорт министрлыгы сүзчесе Наилә Клевлеева: "7 августтан Казаннан Акмәчеткә атнага бер тапкыр җомга көнне очышлар башлана", дип белдерә. Аның сүзләренчә, Сочига даими очышлар бер көн соңрак 8 августта башланачак.

Бу калаларга "ЮВТ-аэро" һава ширкәтенең 50 кеше сыйдырышлы Bombardier CRJ200 очкычлары очачак.

2014 елның мартына Русия Кырымны аннексияләгәч Украина хөкүмәте карары белән Кырымдагы һава аланнары ябылды. Бу һава аланнарына очышлар Украина кануннарын һәм халыкара кагыйдәләрне бозу булып санала. Таләпләрне бозган очракта һава ширкәтләренә Украина һәм Халыкара сивил авиация оешмасы чикләүләре кертелергә мөмкин.

Кырымга әлегә Русия һава ширкәтләренең очкычлары гына оча. Русия җитәкчелеге Кырымга очкычлар күбәйтү ялга баручыларны арттырачак дип белдерә. Азатлыкка Судак шәһәрендә ял итүче башкортстаннар диңгез буенда ял итүче русияләр күп түгел, азык-төлеккә бәяләр дә узган ел белән чагыштырганда өч тапкыр арткан, дип белдерде.

XS
SM
MD
LG