Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Сәләт" яшьләре FINA паркында татар мохите тудырды


FINA паркында "Сәләт" яшьләре сәхнә тотты
please wait

No media source currently available

0:00 0:06:19 0:00

FINA паркында "Сәләт" яшьләре сәхнә тотты

8 август Казанның FINA паркында "Сәләт" яшьләр оешмасы фестиваль оештырды. Әлеге чарада "Сәләт-Санак" сәлкешләре, аларның әйдаманнары һәм оешма җитәкчеләре катнашты.

Әлеге фестиваль “Сәләт” әләмен күтәрүдән башланып китте. Сары футболкалар кигән 200ләп сәлкеш паркка керүгә үк игътибарны җәлеп итте. Флэшмоб рәвешендә оештырылган чара DJ Рамилнең махсус музыкасы белән бизәлде. Бу көнне FINA паркында тамашачы гадәттәгедән икеләтә күп иде. Элекке елларда “Сәләт”тә ял иткән егетләр-кызлар фестивальгә гаиләләре, балалары белән килгән иде.

“Сәләт” оешмасына шушы халыкара чарада катнашу мөмкинлеге бирелүенә без бик шат. Бу фестивальгә июль аеннан бирле әзерләндек. “Сәләт-санак” аланыннан ике йөзләп сәлкеш махсус әлеге паркка килде. Бүген зур сәхнәдә чыгыш ясаучылар да безнең сәлкешләр. FINA паркына “Сәләт” гаиләләре дә, ветераннары да килде. Шундый зур әһәмияткә ия чараны безгә ышанып тапшыруларына без бик шат, монда бит “Сәләт” аудиториясе генә түгел, төрле халык җыелган. Безнең оешманың эшчәнлеген югары бәяләп, ихтимал, безгә тәкъдим иткәннәрдер бу паркта фестиваль оештыруны”, диде “Сәләт” клубы президенты Айгөл Габдрахманова.

"Ай буе әзерләндек"

Фестивальне алып баручылар да, җырчылар да – барысы да “Сәләт”кә нинди дә булса катнашы булган егет-кызлар иде. FINA паркында үткән башка көннәр белән чагыштырганда, “Сәләт” фестивале күбесенчә татарча барды. Ике алып баручы – татар һәм рус телләрендә сөйләргә тиеш булса да, төп чыгышлар татарча яңгырады.

“Безнең аланда һәм рус, һәм татар телле балалар бар. Рус теллеләрне татар теле дәресләренә йөртәбез. Алар бик теләп өйрәнәләр. Без – әйдаманнар өчен аларның татар аланына килүләре бер дә сәер хәл түгел. Алар, гадәттә, дусларыннан ишетеп килә. Бездә татар телен өйрәнү рус балалары өчен ниндидер барьер булып та тормый”, диде “Сәләт-санак” аланы әйдәманы Алинә Хәйбуллина.

Чыннан да, сәлкешләрне башкалардан сары футболкалары гына түгел, ә телгә ихтирамлы булулары да аерып торды.

“Сәләт”кә инде өч ел киләм, дусларымны да һәр елны үзем белән алып килергә тырышам. Аланда бары тик татар телендә генә сөйләшәбез, чөнки ул безнең туган телебез. FINA паркына килүебез турында безгә берничә көн элек кенә хәбәр иткәннәр иде. Без бар аланыбыз белән бик нык шатландык. Махсус биюләр әзерләдек. Менә хәзер бергәләшеп биибез, күңел ачабыз”, диде Самардан килгән Сабир исемле егет.

"Беренче урында тел, мәдәният һәм интеллект"

Балтач районыннан Әмир дә аланга дусларыннан ишетеп килергә булган. Ә Диана Салихова беренче елны “Сәләт-Болгар” аланында булса, икенче елны “Сәләт-Санак”ны сайлаган. “Монда бик күп дуслар таптым, алан алар белән аралашу, мөнәсәбәтләрне ныгыту мәйданы булып тора. Мин – татар кызы бит. Шуңа да татар телле алан сайладым”, диде Диана.

“Мин “Сәләт”кә 1994 елда килгән вакытта ул аланда бары тик 20-30 гына бала иде. Бүгенге көндә “Сәләт”нең зур оешма булуын күрәбез. Аланнар саны да, төре дә бихисап күп. Башта сәлкеш булдым, аннан әйдәман, соңрак “Сәләт” клубы президенты булып та эшләдем. Бүгенге көндә Мәскәүдә эшлим. Минем барча дусларым да “Сәләт”тән. Бу алан балаларны төрле яклап үстерә, әлбәттә, тел, мәдәният һәм интеллект беренче урында”, диде “Сәләт” ветераны Наил Хәбибуллин.

"Бөтенләй башка атмосфера"

Паркта “Сәләт”кә мөнәсәбәте булмаган халык та тамаша кылды. Казаннан Айрат Габделвәлиевның хәрәкәт турында ишеткәне дә булмаган.

“FINA паркы ачылган көнне үк бу мәйданга гаилә белән килгән идек. Бүген икенче килүебез. Атмосфера гел икенче. Монда килгәнче “Сәләт” аланы турында ишеткән юк иде. Бүген күрдек, белдек. Гади булмаган тормыш дәверендә яшьләр шундый аланнарда үз-үзен таба алса, әлбәттә, бик хәерле. Балалар безнең килчәк бит. “Сәләт”нең төпле оешма булуы паркта урнашкан атмосферадан ук сизелә”, диде Габделвәлиев.

Фестиваль элекке сәлкеш, хәзер инде сәхнә йолдызына әйләнгән Илназ Сафиуллинның “Хыялым” дип исемләнгән җыры белән тәмамланды. Еллар әйләнәсендә бу җыр “Сәләт” яшьләренең иң яраткан җырларының берсенә әйләнгән.

Белешмә

7-12 июль көннәрендә Биләр җирлегендә "Сәләт"нең чираттагы IV уку-укыту форумы узды. Бер атна барган чарада дистәдән артык аланнардан җыелган меңнәрчә бала катнашты. Форум кысаларында "Фәнсар" яшьләр академиясен ачу тантанасы үтте. Анда Татарстан җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Чирмешән елгасы буенда төзелгән яңа "гыйлем авылы" сәләтле балаларга ел әйләнәсе белем бирү, укыту үзәгенә әйләнер дип көтелә.

Бу көннәрдә исә Актаныш җирлегендә "Сәләт"нең II төбәкара интеллектуаль иҗат "Агыйдел" форумы уза. Анда Самар, Сембер, Киров, Пермь, Оренбур өлкәләре, Башкортстан, Мари Иле һәм Кыргызстаннан да килгән балалар катнаша.

XS
SM
MD
LG