Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бүген Берлин дивары төзелә башлауга 54 ел


Берлин дивары аша Көнбатышка чыгарга тырышучылар нинди генә алымнар кулланмаган.

Берлин диварын төзү эшләре алманнарның Көнбатышка агылуын туктату максаты белән 1961 елның 13 августында башлана. Ул вакытка алдагы 12 елда Көнчыгыш Германиядән инде 3 миллион чамасы кеше китеп өлгергән була.

Берлинның көнчыгыш белән көнбатыш өлешләре чикләр урнаштырыла, шәһәрнең ике өлешен тоташтырган метро юллары ябыла. Көнчыгыш Берлин чәнечкеле тимерчыбык белән уратып алына, шуннан соң бетон блоклардан дивар корыла башлый.

Еллар дәвамында дивар биегәя, аны саклау тәртибе дә катлаулана бара. Диварның озынлыгы 155 чакрым тәшкил итә.

Берлин дивары 1989 елның 9 ноябрендә җимерелә. Хәзер Берлин музеенда диварны узарга тырышкан кешеләрнең нинди хәйләләргә баргагы күрсәтелә. Дивар аша Көнбатыш ягына чыгып качарга җыенганда һәлак булганнарның саны кимендә 136 дип санала.

XS
SM
MD
LG