Accessibility links

Кайнар хәбәр

Саклану министрлыгыннан Евгения Васильева эше 25 августка күчерелде


Евгения Васильева
Евгения Васильева

"Оборонсервис" ширкәтендә урлашулар өчен биш елга хөкем ителгән Евгения Васильеваны вакытыннан алда азат итүне хәл итү кичектерелде.

Владимир өлкәсе мәхкәмәсендә Саклану министрлыгының милек мөнәсәбәтләре департаментының элекке башлыгы Евгения Васильева эше каралды. Биш елга хөкем ителгән Васильеваны бурычларын түләп бетерү сәбәпле вакытыннан алда иреккә чыгару мәсьәләсе тикшерелергә тиеш иде.

Май аенда мәхкәмә Васильеваны урлашу, вәкәләтләреннән файдаланып акча эшләүдә гаепләү карарын чыгарды. Аның әтисе кызының бурычы булган ширкәт һәм оешмаларга 216 миллион сум түләде. 17 август Васильеваның адвокатлары аны иреккә чыгаруны сорап мәхкәмәгә мөрәҗәгать итте.

Васильева Владимир өлкәсендә төрмәдә утыра.

XS
SM
MD
LG