Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сәләтнең Иске Казан җыены милләт тарихын яңача торгыза


Сәләтнең VII Иске Казан җыены
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:48 0:00

Сәләтнең VII Иске Казан җыены

21 август Биектау районы җирлегендә урнашкан Иске Казан музей-тыюлыгында Сәләт яшьләр хәрәкәтенең VII Иске Казан җыены узды. Оештыручылар белдергәнчә, чараның төп максаты – яшьләрне тарих, ата-бабалардан калган мирас белән яңача, заманча таныштыру.

Сәләт яшьләр хәрәкәтенең быелгы Иске Казан җыены программасы татар халкының һөнәрчелек сәнгатен, ярминкәсен һәм Сабантуен, милли һәм чит ил биюләрен, хәтта спорт чараларын күздә тотып төзелгән иде. Йөзләгән сәлкеш Иске Казан музей-тыюлыгына җан өрде, тарихи урынның һәр почмагында сары футболкалардан киенгән егет-кызларның Сәләт тормышы кайный башланды.

“Бүген үзебезнең туган җиребездә җыелдык. Без Изге Биләргә кайтабыз дибез, Иске Казан җиренә дә Биләргә кайткан кебек кайтырга тиешбез һәм кайтабыз да. Монда безнең гасырдан-гасырга көчебез, энергиябез тупланып килгән. Биредә татар телебезнең бишеге. Әлеге урын Казан ханлыгының беренче башкаласы”, диде Сәләт проектлары җитәкчесе Җәүдәт Сөләйманов, йөзләгән сәлкеш һәм кунакларга мөрәҗәгать итеп.

Киләсе елларда ул Иске Казан музей-тыюлыгында һөнәрчеләр шәһәрчеге ачарга тәкъдим итте. Бу фикерне хуплап, фестиваль кунаклары бердәм кул чапты.

"Быел Сәләтнең 22 аланы эшләде. Шуларның һәрберсеннән унар сәлкеш әлеге җыенда катнашты. Сәләт ветераннары, Сәләт гаиләләре дә монда килде. Рабит Батулла, Римзил Вәлиев кебек шәхесләр катнашында остаханәләр, төрле юнәлештә интерактив лекцияләр, мастер-класслар оештырылды.

Иске Казан җыенының төп максаты – яшьләрне, заман таләпләренә, мөмкинлекләренә таянып, тарих белән таныштыру”, ди Гөлшат Гыймадиева, Сәләтнең медиа үзәге җитәкчесе.

Быелгы җыен cессияләр, остаханәләр һәм төрле юнәлештә очрашучылар формасында узды. Мисал өчен, IT юнәлешендә үткәрелгән чарага Татарстанның фән белгечләре, радиомеханика көллияте укытучылары, электроника һәм робототехника белгечләре чакырылган иде. Алар балаларга IT юнәлешнең нигезләрен ачты.

“Үз кулларың белән” дип аталган остаханәне читекче Илдар Шәйхетдинов һәм рәссам Владимир Колесьянкин алып барды. Алар балаларны Казан җөе техникасына, агачтан кашыклар ясарга, шулай ук читек тегү өчен эшләнмәләр тегәргә өйрәтте.

Иске Казан җыенының тагы бер юнәлеше матбугат-мәдәният белән бәйле иде. “Ялкын” балалар журналы, “Шәһри Казан” газетасы журналистлары һәм "Татмедиа" агентлыгы башлыгы киңәшчесе Римзил Вәлиев белән интерактив лекция форматында очрашулар узды. Сөйләшүнең төп темасы “Массакүләм мәгълүмат чаралары: милләт тарихы, туган як” булды.

Шулай ук Рабит Батулла белән дә “Рабит Батулла иҗат лабораториясе” дигән темага интерактив лекция оештырылды.

Җыен азагында музей-тыюлыкнының төп сәхнәсендә сәлкешләр катнашында концерт-тамаша да күрсәтелде. Сәләтнең Иске Казандагы аланында 600 укучы, студентлар һәм кунаклар катнашты.

XS
SM
MD
LG