Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәүзия Бәйрәмова: "Декларация – безнең киләчәк ул дип халыкка аңлату кирәк"


Фәүзия Бәйрәмова
Фәүзия Бәйрәмова

Фәүзия Бәйрәмова суверенитет Декларациясен беркайчан да әһәмиятен югалтмый торган тарихи документ буларак бәяли. Гади халык Декларациягә йөз белән борылсын, җитәкчеләрне, дәүләтчелекне яклап урамнарга чыгардай булсын өчен бу документта язылганча республикада матди яктан да гаделлек булырга тиеш дип әйтә.

30 август Татарстанның суверенитет турында Декларациясе кабул ителүгә 25 ел тула. Шушы уңайдан Азатлык 90нчы елларда бәйсезлек өчен көрәштә актив катнашкан шәхесләрнең хәтирәләрен тәкъдим итә. Әңгәмәдәшебез – җәмәгать эшлеклесе, язучы Фәүзия Бәйрәмова.

Ул гаделсезлекне төзәтергә, эзәрлекләүләрне туктатырга, булган байлыкны халык белән дә бүлешергә, яңадан демократик сайлаулар уздырып халыкка үз сүзен әйтергә ирек бирергә кирәк дип белдерә.

– Русиянең бүгенге сәяси кырында Декларациянең көчен никадәр дип бәялисез?

– Аның көчен күрмәмешкә, сизмәмешкә салыналар, әмма Татарстанның шушы Декларациясе һәм референдум нәтиҗәләре барлыгын Русия, бигрәк тә, сәясәтчеләре һәрвакыт тоеп, сизеп тора дип уйлыйм.

Без Декларацияне һәм референдум нәитҗәләрен теләсә кайсы вакытта өстәлгә чыгарып салып сөйләшүләрне шуннан башларга мөмкинбез. Болар искерә торган документлар түгел, мин аларны хәтта Татарстанның хокукый нигез ташлары дип тә әйтер идем. Болар мәңгелек, бары тик Татарстан белән генә юкка чыгарга мөмкин.

Татарстан әле аягында тора, шуңа күрә Татарстан җитәкчеләре, Татарстан халкы теләсә кайсы вакытта шушы ике документны чыгарып Русия каршында үзенең хокукларын яңадан даулый башларга мөмкин. Күзгә күренмәсә дә, үзе сизелмәсә дә, аның барлыгын телгә алмасалар да һәм Татарстан җитәкчеләре һәм халык, һәм Русия җитәкчеләре аның барлыгын белеп яши.

– Соңгы вакытта миллилеккә, милли телләргә каршы кануннар кабул ителде. Мисал өчен, мәгариф канунын һәм бу канунга төзәтмәләрне алыйк. Русиянең милли сәясәт стратегиясе милли республикаларга каршы икәнлеген күрсәтте. Дөрес, Татарстан дәүләт шурасы бу документлар кабул ителгәндә аңа үзенең каршы икәнлеген белдерде, әмма Декларациягә таяну сизелмәде кебек. Бу кануннарга каршы торганда Декларациягә таяну отышлырак булмас иде микән?

– Татарстан җитәкчеләре дә, милли сәясәтчеләр дә, хәтта зыялылар да Русиянең бу кануннары әшәке һәм көтелмәгән нәтиҗә бирер дип уйламады, ышанып бетмәделәр. Бу милләтләргә каршы, телләргә, милли үзенчәлекләргә каршы кануннар иде. Стратегияне алсак, анысы канун гына түгел, ә стратегик максат ул.

Безнең халык һәрвакыттагыча ышанучан, явызлык булыр дип уйламый. Алдан аяк киенмәделәр һәм Декларацияне чыгарып салырга ашыкмадылар. Ничектер үзеннән үзе сеңәр һәм бетәр дип уйладылар. Ә моның нәтиҗәсе – милли мәктәпләрнең юкка чыгуы, Бердәм дәүләт имтиханнарының килеп керүе, милли телләрдә укытуны юкка чыгара торган 309нчы канун булды. Стратегия – милләтләрне юкка чыгару буенча эшләнгән програм һәм ул озак еллар буенча барачак әле.

Хәзер җитәкчеләр дә моны сизенә башлады, чөнки тискәре нәтиҗәсен күрәләр. Ә нәтиҗәсе – милләтне бетерүгә алып бара торган әйбер. Һәм бу нәтиҗәне күргәч яңадан Декларация дә искә төште, референдум нәтиҗәләрен дә әйткәли башладылар, Быел бәйсезлек көнен дә зурлап үткәрергә җыеналар.

Бу кыерсытулар, хөкем эшләре, ул Бәйрәмовалар, Кашаповлар белән генә тукталмаска мөмкин. Алга таба Шәймиевләр һәм Миңнехановлар белән дә дәвам итәргә мөмкин. Миңа калса, җитәкчеләр һәм милләткә, һәм үзләренә килгән куркынычны аңладылар, шуңа күрә, Декларациянең әһәмиятен яңадан искә төшерә башладылар.

– Сез бу Декларацияне әледән-әле халыкка да, Кремльгә дә күрсәтеп, кулга тотып болгап тору кирәк дип әйтәсегез киләме?

– Һичшиксез Декларацияне ассызыклап тору кирәк! Декларация биш-алты гына пункттан торса да, аңа безнең бөтен тарих, бөтен язмыш, хәтта ки киләчәк тә салынган. Шулкадәр уйлап эшләнгән документ булган, ул вакытта Аллаһы тәгалә ярдәм иткәндер.

Халык, милли хәрәкәт, Татарстан җитәкчеләре бер рухта, бер тында тарихи форсаттан файдаланып сугышсыз, кылыч күтәрмичә генә, әмма кылыч өстеннән үтеп шушы документны кабул итеп калганбыз бит без.

Бу документка татар халкының, татар милләтенең үзбилгеләнергә хокукы язылган. Халыкара терминнарга тәрҗемә иткән вакытта бу бит дәүләтле булырга хакы бар дигән сүз. Татарстан Конституциясенең, барлык кануннарының Русия кануннарыннан өстен икәнлеге дә язылган, җир асты һәм җир өсте байлыкларының халыкны икәнлеге дә әйтелгән. Анда без үзебез хуҗа, суверен һәм үз кануннарыбыз белән яши торган демократик дәүләт икәнлегебез дә күрсәтелгән.

25 ел буена ташлангач бу документта язылганнарны яңадан күтәрергә курыктылар. Аның сәбәпләре дә бар. Ни өчен Декларацияне шыпырт кына оныттырырга тырыштылар соң? Чөнки ГКЧП көннәрендә Декларациянең тез астына китереп сугу беренче тапкыр булды. Әгәр исегезгә төшерсәгез, Татарстан Декларациянең бер еллыгын уздырмады, билгеләп тә үтмәде. Шулкадәр куркыныч, Татарстан җитәкчеләрен менә-менә кулга алалар дип торган көннәр иде ул, чөнки алар ГКЧПны яклады. Әмма барыбер милли хәрәкәт һәм халык бирешмәде, җитәкчеләр шушы Декларация нигезендә референдум кабул итәргә мәҗбүр булды. 1992 елның ахырында булса да Конституция кабул итеп өлгердек.

Декларациядән тулысынча чигенү, бөтенләй оныттырырга тырышу ул 1994 елның февралендә Русия белән шартнамә төзегәч, ә соңгысы авызны бөтенләй томалау Чечня сугышы башлангач булды. Сугыш башлангач Татарстан җитәкчеләре Декларация дип авыз ачарга да курыктылар.

Аларга шартнамә җитә иде, милекне үзләштерергә зур мөмкинлек килде, Декларация бөтенләй онытылды, ул комачау итә торган бер факторга әйләнә башлады. Һәм менә әле генә аны яңадан искә төшерә башладылар. Яңадан янаулар, яңадан куркытулар башланырга мөмкин. Русиядә булганнар гел кире әйләнеп кайта бит. Шуңа күрә халыкка бу Декларация безнең узган гына түгел, ә безнең киләчәгебез дип тә җентекләп аңлатырга кирәк, чөнки бу документлар теләсә кайсы вакытта халыкара мәйданнарда, парламентларда, мәхкәмәләрдә өстәлгә салып сөйләшә алу хокукы бирә.

Декларацияне парламент кабул итте, халык рефрендум белән раслады, шуңа күрә, Татарстанның бәйсез булырга һәм үзенчә яшәргә тулы хакы бар. Мин мондый документларны Русиянең үзендә дә, хәтта элекке Советлар берлегенә кергән республикаларда да күрмим.

Декларация белән җитәкчеләргә дә горурланырга, шушы документның барлыгын халык исенә дә төшереп торырга һәм, кирәк икән, бөергә таянып шушы документларны тотып Русия белән тигез дәрәҗәдә сөйләшә башларга вакыт дип уйлыйм мин.

– Деларация кабул ителгәч 25 ел эчендә яңа бер буын үсеп җитте, бәлки алар элекке халык рухын белми дә торгандыр. Хәзер Мәскәү тарафыннан урыслаштыру, бердәм русияле ясау сәясәте үткәрелә. Бу Декларацияне янә халык күңеленә иңдерү өчен нинди адымнар ясарга кирәк дип уйлыйсыз?

– Иң беренчесе – гаделлек кирәк! Беләсезме халыкның ни өчен Декларациядән күңеле кайтканлыгын? Онытканга түгел, әле онытмаганнар бик күп, әле урта буын, өлкәннәр бар. Бу Декларация нәтиҗәләре белән җитәкчеләр генә файда күргәнгә халыкның хәтере калды, рәнҗеде. Халык сукыр түгел бит, бөтенесен дә күреп тора.

Сез халыкара миллионерлар исемлегендә кемнәр, кемнәрнең балалары, кемнәрнең нәселе торганын карагыз. Ә халык очын-очка ялгап яши. Халык йөрдегез, тырыштыгыз, мәйданнарда ачлык тоттыгыз, Декларацияләр кабул иттегез, ә бу халыкка нәрсә бирде дип тә әйтә. Халык менә шулай итеп китереп сорый бит хәзер. Җир астындагы һәм җир өсте байлыклары халыкныкы дип игълан ителсә дә, халыкны булмады. Татар теле дәүләт теле булып китә алмады. Татарстан кануннары өстенлектә булмады. Суверен демократик дәүләт төзи алмадык. Боларны халык күрә бит, сукыр түгел.

Шушы бәйсезлек өчен көрәшеп йөргән кешеләрнең мәхкәмә юлларында йөрүен, төрмәләрдә утыруын да халык күрә. Менә шушы гаделсезлекне төзәтергә, эзәрлекләүләрне туктатырга, булган байлыкны, мөмкинлекне халык белән дә бүлешергә, яңадан демократик сайлаулар уздырып халыкка үз сүзен әйтергә ирек бирергә кирәк. Әгәр шушылар булса, халык яңадан Декларациягә йөз белән борылачак, Декларацияне дә, җитәкчеләрне дә тагын урамнарга чыгып яклаячак. Бу гаделлек юк икән, халык урамнарга чыгып беркемне дә якламаячак. Бу Декларация халыкның да хәлен җиңеләйтергә тиеш иде.

Мин югары фикерләр дә, азатлык ул сатыла торган әйбер түгел, мең елга бер килә торган вакыйга, аның кадерен белергә кирәк, миңа нәрсә бирде дип түгел, ә мин нәрсә бирдем дип карарга кирәк дип тә әйтә алам. Әмма бөтен кеше дә безнең кебек уйламый бит.

Без, ярар, фәкыйрьлектә калдык, әмма барыбер Декларациябез бар, референдум уздырдык дип сөенәбез. Мин, мисал өчен, 40 китап яздым дип сөенәм. Әмма халыкка матди ягы да кирәк бит. Булырга тиеш иде ул. Ә безнең җитәкчеләрнең күзләре тонып үзләре турында гына уйлады. Хәзер Болгарлар һәм Зөяләр белән бу тишекне ямарга тырышалар, әмма алай гына булмый. Гаделлек кирәк! Кайчан гаделлек кайта - халык Декларациягә дә, Татарстанга да, аның бәйсезлеге өчен көрәшкә дә йөз белән борылачак!

XS
SM
MD
LG