Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда төркмәннәрнең мәдәни үзәге төзеләчәк


Төркмәнстан үзәге Казанның Азино мәхәлләсендә ачылачак.

Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин "Татарстандагы төркмән милли-мәдәни мохтарияте" оешмасына Мински урамында мәдәни-күңел ачу үзәген төзәргә рөхсәт бирүче карарны имзалаган.

"Реальное время" язуынча, оешмага 4 539 кв метрлы урын бүлеп бирелгән. Аның янында "Азино" автосалоны урнашкан.

Мохтарият коммуналь-склад зонасында төркмән мәдәни үзәге һәм офис өчен бина төзи алачак.

XS
SM
MD
LG