Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия тышкы эшләр министрлыгы: Матвиенко визасы белән килеп чыккан очрак эзсез калмаячак


Валентина Матвиенкога АКШка "чикләнелгән" виза бирелү сәбәпле, Русия вәкиллеге анда Парламентара утырышта катнашудан баш тартты.

Русия федерация шурасы җитәкчесе Валентина Матвиенконың АКШка визасы белән булган ыгы-зыгы дәвам итә. Русия югары пулаты спикерына чикле виза бирелү сәбәпле, Русия вәкиллеге Нью-Йоркта узачак БМО Паламентара берлек сессиясендә катнашудан баш тартты.

Русиянең Кырымны аннексияләвеннән соң, бер төркем түрәләргә чит илгә керү тыелды. Әлеге "кара исемлеккә" кертелгән Матвиенкога Нью-Йоркта бары өч көн генә торырга һәм БМОның баш фатиры урнашкан Манхэттен үзәгеннән 25 чакрымнан ерак китмәскә кушылды. Русия тышкы эшләр министрлыгында бу чикләүләрне «кысага сыймый торган» дип атадылар. Нәтиҗәдә 26 кешелек Русия вәкиллеге бөтенләй АКШка барудан баш тартты.

Матвиенко моны җавапсыз калдырмаска чакырды. Русия тышкы эшләр министрлыгы виза мәсьәләсе эзсез калмаячагын һәм ике яклы мөнәсәбәтләргә тискәре йогынты ясаячагын әйтте.

XS
SM
MD
LG