Accessibility links

пәнҗешәмбе, 21 сентябрь 2017, Казан вакыты 06:23

"Халыкара хокукларны җитди бозу сәбәпле без әле бу ноктага җитмәдек", ди Меркель.

Германия канцлеры Ангела Меркель Русиягә каршы кертелгән чикләүләрне бетерүне әлегә көтү кирәкми дип белдерде. Бу хакта ул Венадагы очрашу вакытында белдерде, дип хәбәр итә Reuters.

"Халыкара хокукларны җитди бозу сәбәпле һәм уалырга торган вазгыятьтә, кызганыч, без әле бу ноктага җитмәдек", ди Меркель.

Германия канцлеры халыкара мәсьәләләрне чишүдә Берлинның Мәскәү белән "конструктив мөнәсәбәтләр"гә исәп тотуын да белдерде. Меркель сүзләренчә, Сүрия низагын хәл итүдә Русия үз өлешен кертә алыр иде.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG