Accessibility links

Кайнар хәбәр

Могерини: Мигрантларны канунсыз китергән җинаятьчеләр кулга алыначак


Маҗарстан тимер юл вокзалында качаклар тоткарланды
Маҗарстан тимер юл вокзалында качаклар тоткарланды

Европа Берлегенең тышкы сәясәт идарәсе качаклар агымын туктату һәм мигрантларның гомерен саклау өчен кырыс чаралар күреләчәген белдерде.

Европа Берлегенең тышкы сәясәт идарәсе Федерика Могерини су юлы белән Якын Көнчыгыш һәм Төньяк Африкадан мигрантларны ташучы җинаятьчел төркемнәр туктатылачак, дип белдерде. Могерини сүзләренә караганда, аларның эшчәнлеге турында мәгълүмат күзләү хезмәтләрендә бар.

Кичә Брюссельдә Европа Берлегенең саклану министрлары утырышы узды. Анда чыгыш ясап, Могерини, узган бер ай эчендә мең ярым качакны коткарганнарын сөйләде.

Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган көнбатышны мигрантларга начар мөнәсәбәт күрсәтмәскә чакырды. Премьер-министр Әхмәт Даутоглу Төркиянең качакларны кабул итергә әзер булганын белдерде. Төркия болай да Сүриядән ике миллионлап качакны сыендырды. Бу белдерүләр Бодрумның диңгез ярында өч яшьлек качак баласы мәете табылганнан соң ясалды. Аның белән бергә тагын 11 кеше батып үлгән дип фаразлана, аларны әле дә эзлиләр. Төркиядә Сүриядән дүрт кеше, шул санда баткан көймә капитаны кулга алынды. Алар мигрантларны канунсыз китерүдә һәм үлемнәренә катнашы булуда гаепләнә.

Британия премьер-министры Дэвид Кэмерон баланың үлеме бик кызганыч дисә дә, Британия халыкара басым булуга карамастан үзенә тагын качаклар кабул итмәячәк, дип белдерде. Франция һәм Германия Сүриядәге сугыштан качкан мигрантларга Европа Берлегенедә сыену бирү механизмын гамәлгә кертергә чакырды. Мисыр миллиардеры Нагиб Савирис Греция яки Италиядә утрау сатып алып анда качакларны урнаштырырга, утрауны бәйсез качаклар иле дип игълан итәргә чакырды.

Европа Шурасы башлыгы Дональд Туск, Европа парламенты рәисе Мартин Шульц һәм Маҗарстан премьер-министры Виктор Орбан Европа илләре өчен качакларны кабул итү квоталарын арттырырга чакырды. Берлекнең һәр иле кимендә 100 мең качакны кабул итәргә тиеш булачак. Маҗарстан премьеры Орбан, качакларны – Германия проблемасы дип атады. Мигрантларның күбесе Германиягә барып урнашырга тели.

XS
SM
MD
LG