Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фестиваль көндәлеге

5-11 сентябрь көннәрендә Казанда XI халыкара мөселман киносы фестивале уза. Азатлык бу вакыйганың иң кызыклы мизгелләрен көндәлеккә теркәп бара.

XI халыкара мөселман киносы фестиваленең ачылу һәм ябылу тантанасы Галиәскәр Камал театрында үтәчәк. Фестиваль Төркия режиссеры Хәсән Кирачның (Hasan Kiraç) "Берләшкән йөрәкләр" ("Birlesen Gönüller") исемле фильмы белән ачыла. Фильмда ике гашыйк, Юныс белән Җәннәтне II дөнья сугышы аера. Алар бер-берсен ярты гасыр эзли. Twitter'да фильм авторлары "Якутия һәм Казан кинофестивальләренә киттек, бүләкләр агыла башлады" дип язды. (Якутскида кинофестиваль 1-5 сентябрь көннәре бара)

“Ак чәчәкләр” – Татарстанда елның иң көтелгән премьерасы

Фестиваль көннәре, гадәттәгечә, казанлылар һәм Татарстан кунаклары өчен чын бәйрәмгә әвереләчәк. Атна дәвамында конкурс программасына кергән һәм конкурстан тыш күрсәтелүче фильмнар башкаланың берьюлы берничә кинотеатрында барачак. Аларның төп өлеше Бауман урамында урнашкан "Родина" кинозалларында уза. Шулай ук "Мир", "Киномакс" кинотеатрларында, Халыклар дуслыгы йортында, Казан Кирмәнендә урнашкан Ислам мәдәнияте музеенда һәм башка урыннарда да күрсәтәчәкләр.

Фестиваль кысаларында иң көтелгән фильмның берсе – Татарстанның үзендә төшерелгән "Ак чәчәкләр". Фильмны татар халыкының танылган язучысы Габдрахман Әбсәләмов әсәре нигезендә режиссер Ринат Әюпов төшергән. Премьера роман авторының юбилеена һәм Русидә игълан ителгән Әдәбият елына багышлап чыгарылды.

Татарстанда иң көтелгән бу фильмны 10 сентябрьдә "Родина" кинотеатрында карап булачак. Тамашачылар күп килүе көтелгәнгә, фильмны берьюлы берничә залда күрсәтәчәкләр.

--Гөлназ Бәдретдин

2013тә "Хайтарма" күңелләрне тетрәткән иде

"Хайтарма"дан әле дә "айный" алмыйм. "Хайтарма" тәмамлангач, тамашачы дәррәү басып, унбиш-егерме минутлап кул чабып торды. Жюри бәйгегә кертмәсә дә, бу хәл фильмның жинүе иде. Безгә кырым татарларыннан үрнәк алырга кирәк. Күкрәк киереп мактанырга яратсак та, безнең андый тарихи фильмыбыз юк. Бәлки бу фильм безне дә кузгатып җибәрер, дип язган иде исән чакта журналист Алсу Хәсәнова.

2013 елда кырымтатар режиссеры Әхтәм Сәетаблаевның кырымтатарларның сөргенгә куылуы турындагы "Хайтарма" әсәре Казан мөселман кинофестивалендә бәйгедән тыш програмда күрсәтелгән иде.

Сугыш һәм ана хәсрәте

​Быелгы фестиваль програмында I дөнья сугышы, II дөнья сугышы, Әфганстандагы сугыш, Иран-Гыйрак сугышы турында фильмнар бар. Сугыш темасы бәйгедән тыш програмда да бар. Фестиваль кысаларында "Татарстан фронтта һәм тылда" исемле аерым програм белән алты фильм күрсәтеләчәк. Фестиваль ачылган көнне "Родина" кинотеатрында Иран режиссеры Наргис Абьярның улын сугышка озаткан ана язмышы турында Track 143 фильмы күрсәтеләчәк. Әсәрдә сугыш, сәясәт һәм ана хәсрәте. Иранда көчле хатын-кызлар турында фильмнар популяр. Наргис Абьяр фильмны үзенең "Күңел күзе" исемле китабына нигезләнеп төшергән.

Фильмнарны татарча карап булачак

Быелгы фестивальнең кино сөючеләр өчен иң зур яңалыгы - фильмнар оригиналь телдә титрлар белән күрсәтеләчәк. Димәк, фильм татарча булса аны татарча карап булачак. Алдагы 10 фестивальдә татар фильмнарын русчага тәрҗемә итеп тавышны өстенә яздыралар иде. Програмдагы фильмнарны төрек, гарәб, фарсы, испан, кыргыз һәм казакъ, үзбәк һәм азәри телләрендә карап булачак.

Меньшов: Русия башкаласын Мәскәүдән Көнчыгышка таба күчерергә кирәк

Владимир Меньшов: "Башкаланы Мәскәүдән күчерергә кирәк"
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:30 0:00

​5 сентябрь мәдәният министрлыгында үткән матбугат очрашуында Xl халыкара мөселман киносы фестиваленең жюри рәисе кинорежиссер Владимир Меньшов Казанның 2013 елда Универсиаданы, 2015тә су спорты чемпионатын уңышлы үткәрүен искәртеп, башкаланы Мәскәүдән Көнчыгышка таба күчерергә кирәк диде. Шулай да Казан әле иң Көнчыгыш нокта түгел, Урал артындагы урыннарны эзләргә, ди режиссер.

"Урал артындагы урыннарны эзләргә (Красноярски). Яңа, һәр яктан җитеш үзәк булдырылсын өчен. Һәм Казан бу хакта гел искә төшереп тора", диде Меньшов.

Занусси: "Үзен идеал итеп күрсәткән ил тиздән җимереләчәк"

Занусси: "Үзен идеал итеп күрсәткән ил тиздән җимереләчәк"
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:07 0:00

"Тәнкыйть начар дип кем әйтте сезгә? Ил үзен идеал итеп күрсәтә икән - димәк ул җимереләчәк. Озак дәвам итә алмый алай. Бу тарихны без яхшы беләбез. Европа тарихына карагыз, ничә тапкыр шулай булды. Артистлар җәмгыятькә һәм ватандашларга тәнкыйть белән карарга тиеш", диде Казанда Халыкара мөселман киносы фестиваленең матбугат очрашуында Польша режиссеры Кшиштоф Занусси.

"Совет чоры булса ишеккә аяк терәп таләп итәр идек"

"Совет заманы булса ишеккә аяк терәп таләп итәр идек"
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:11 0:00

Фестивальнең жюри рәисе Владимир Меньшов Венеция кинофестивалендә Русия фильмнарының булмавын "өлешчә" сәясәткә бәйләде, "Советлар Берлеге булса ишеккә аяк терәп таләп итәр идек" диде.

дәвам

XS
SM
MD
LG