Accessibility links

Мордовия мәктәпләрендә яулык бәйләү: татарчамы, исламчамы?


Мөслимәләр яулыкны төрлечә бәйли
Мөслимәләр яулыкны төрлечә бәйли

Мордовия җитәкчелеге мөслимә укучыларга яулыкны артка бәйләргә тәкъдим итә. Яулыкны яңа гына бәйләүчеләр инде мәктәпкә кертелми.

Русия җәмәгать пулаты әгъзасы, Мәскәү мөфтие Әлбир Крганов Азатлыкка Мордовиядә мәктәптә яулыкны татар ысулы белән бәйләүне тыймылар дип әйтте. Татар ысулы белән бәйләү, яулыкны мангайга төшереп арттан бәйләүне аңлата.

Кргановның әйткәннәрен тикшерергә теләп Азатлык Мордовиядә берничә ата-анага һәм мөслимә кызларның хокукларын мәхкәмәләрдә яклаган Марат Ашимовка шалтыратты.

Динара Шабаева:

Кызым Айшә Шабаева Саранкскида 32нче мәктәптә 4нче сыйныфта укый. Әлегә бер сүз дә әйтмәделәр. Тагын 9 һәм 7нче сыйныфта укучы мөслимәләр бар. Алар да яулыктан. Бер кыз яулыкка бәйләнерләр дип куркып 1 сентябрьгә мәктәпкә бармаган иде. Аннары укытучы анасына әйткән: "Бернинди кисәтүләр булмады, килегез" дигән.

Иркәм Абдуллова:

Большая Елховка авылында Кызым Сабилә 8нче сыйныфта укый. Ул мәктәптә мөслимә кызлардан иң олысы. Быелдан яулыгын артка бәйләп йөри башлады. Муены күренмәсен өчен водолазка кия. Бары шулай гына рөхсәт ителде. Ләмберә районы җитәкчелеге шулай кушкан.

Әмма кызым мәктәптән кайткан саен “икенче көнне бармыйм” дип зарлана. Чәчләр барыбер чыга дип борчыла. Ярар инде һичъюгы болай рөхсәт иттеләр. Алайса узган елгы кебек “мәктәптән кит” дип аптыратырлар дип уйлаган идек.

Узган елларны бу мәктәптә укыганнар инде шулай артка бәйләп йөри, ә күрше авылдан яңа мөслимә кызларны 4нче сыйныфка кабул иткәндә үк ата-аналарына гаризада "яулыктан йөртмәячәкбез" дип язарга кушканнар. Алар инде яулыксыз йөри, әмма алар әле кечкенә - 4-5 сыйныфта гына укый.

Юрист Марат Ашимов:

Саранскида Ләйсән Баляеваны 10нчы сыйныфка алдылар. Ул элек яулыгын ничек бәйләгән шулай бәйләп йөри. Шул ук вакытта Саранскида проблемнар бар. Мәхкәмә булганнан соң, без инде хакимият белән уртак тел табарга тырыштык. “Кызларыгыз хиҗап түгел ә милли яулык бәйләсеннәр” дип әйттеләр. Кыскасы, үзегезчә түгел, ә без теләгәнчә бәйләгез, диделәр.

Марат Ашимов
Марат Ашимов

Хәзер инде яулыкларын элеккечә бәйләгәннәрне ачуланалар. Кемдер инде артка бәйләде, кемнеңдер алай бәйлисе килми. Барыбер кем яулыктан йөри, ничә кеше булуы турындагы мәгълүмат мәгариф департаментына җиткерелә, дип беләбез. Алар инде тәртип бозучылар булып санала. Каты басым булмаса да, хакимият бу мәсьәләне контрольдә тота. Инде хәл кискенләшер дип уйламыйм, әмма тынычлыкта да калдырмаячаклар.

Бөтен проблема элек яулык бәйләмәгән һәм быелдан яше җитү яки башка сәбәптән бәйләргә уйлаучы кызларга борчу килде. Элек яулыктан йөргәннәргә күз йомсалар да, яңаларына моңа ирек куймаска тырышалар.

Саранскида бер мәктәптәге сыйныфны урын җитмәү сәбәпле, тулысы белән башка мәктәпкә күчергәннәр иде, шунда яңа мәктәп җитәкчесе 2 сентябрьдә бер мөслимәне яулыктан булганга уку йортына кертмәгән. Мин ул мәктәпне дә, кызның исемен дә атыйсым килми. Җитәкчесе белән сөйләштем: "Мәктәпкә кертмәскә хокукыгыз юк" дидем. Аңа мәгариф министрлыгы, милли сәясәт министрлыгы да компромисска барырга әзерлеген әйттем. Шуңа ул кызга да башкача булса да бәйләргә рөхсәт ителсен иде, дидем. Шуннан соң ничектер килешкәннәр. Кыз да яулыкны башкача бәйләп инде укырга йөри”, диде Ашимов.

Азюркада укытучыларның яртысы эштән киткән

Узган елны Мордовия мәгариф министрлыгы мөслимәләр яулыкларын салмаса Азюрка мәктәбенең ябылачагы белән янаган иде. Марат Ашимов әйтүенчә, Азюрка авылындагы мәктәптән укытучыларның яртысы эштән киткән, чөнки аларга я яулыкларыгызны саласыз, ә эштән куабыз дигәннәр.

“Әлбәттә эштән куарга хокуклары юк иде, әмма басым көчле булу сәбәпле, үз теләкләре белән китү турында гариза язарга мәҗбүр булдылар. 31 августтта мәктәп активы, мәгариф министрлыгы, районның мәгариф бүлеге вәкилләре белән җыелып сөйләшү булды һәм укучыларга яулыкны артка бәйләү тәкъдим ителде. Безнең имамнар ата-аналарга балаларны гаурәт күренмәслек итеп киендерергә, әмма яулыкны артка бәйләргә киңәш итте.

Укытучылар киткәч андагы ата-аналар борчылды, мәгариф департаменты "без укытучылар табабыз, барысы да яхшы булачак" дип ышандырды. Кыскасы, анда ниндидер башбаштаклык. Ата-аналар ачулы, укытучылар юк. Хәл кискен тора.

Ләйсән Баляева
Ләйсән Баляева

16 сентябрьгә кадәр кызлар яулыкларын ничек бәйләячәген күзәтәчәкләр. Җыелышта мәгариф министрлыгы урынбасары: "Сезнең мәктәпне беркем дә япмаячак, чөнки анда 400ләп бала укый" дигән. Мондый зур авылдагы балаларны алар кайда җибәреп бетерсен. Белмим, мәктәпне ябуга кадәр барып җитмәс дип уйлыйм. Имеш алга бәйләү ислам символы, артка бәйләү татар символы икән. Ниндидер аңлашылмый торган мәшәкатьләр. Яулыкларын артка бәйлүче кызлар сүзләренчә, алай йөрүе авыр, чөнки ул шуа, муен ачыла, чәч күренә. Ә җитәкчелек шулай артка бәйләүне көтә. Бу нәрсә белән бетәр, белмим.

Билгеле булганча, узган елны Мордовия хөкүмәте мәктәп киеме һәм укучының тышкы кыяфәте турында карар чыгарды һәм аның нигезендә урта белем йортларында яулык бәйләү тыелган иде.

Аннары бу карарны бер төркем мөселманнар мәхкәмә биреп шикаять итте. Әмма 24 октябрьдә мәхкәмә бу карарны үз көчендә калдырды. Шуннан соң укучы мөслимәләргә басымнар башланды.

Яулык бәйләгән өчен төрле басымга дучар булган Саранскидагы 5нче мәктәб гимназиясе укучысы Ләйсән Баляеваны 10нче сыйныфка алырга теләмәгәннәр иде.

XS
SM
MD
LG