Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанның яңа паркларында татар теленә урын юк

“Наратлар агачлыгы” паркы
“Наратлар агачлыгы” паркы

5-6 сентябрь көннәрендә Казан һәм бар республика буйлап узган парклар һәм бакчалар фестивале, сайлауларга бер атна кала үткәнгә, сәяси вакыйгага әйләнде.

6 сентябрь Татарстан президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов Казанда берничә яңа парк һәм скверны карап чыкты. Якшәмбе көн булуына карамастан, “Наратлар агачлыгы” паркы да, Лядской бакчасы да, Харовое күле белән Яшьләр скверы да иртә таңнан халык белән шыгрым тулган иде. Химиклар паркына килгән Казан технология университеты студентлары “Бу арба этеп баручы яшь әниләр нигә килгән соң? Аларны да куып китергәннәрме әллә?” дип сөйләшеп торды.

Татарстанда быел парклар һәм скверлар елы. Күпләр Миңнехановның яңартылган бакчаларны сайлауга бер атна кала ачып йөрүен, халык белән аралашуын сайлау алды кампаниясенең бер өлеше итеп кабул итә. “Азатлык” хәбәрчесе күзәткәнчә, 6 сентябрьдә зур шаушу белән ачылган дүрт паркның берсендә генә татарча язуларны очратырга мөмкин. Алары да Универсиадага әзерлек кысаларында урнаштырылган булса кирәк (Лядской бакчасында алар). Җитмәсә, хаталары бар. “Наратлар агачлыгы” паркы белән Яшьләр скверында исә язулар ике телдә: урысча һәм инглизчә башкарылган.

Казан һәм бар республика буйлап оештырылган парклар һәм бакчалар елы бер яктан Мәскәүдән чакырылган белгеч Наталия Фишманны Татарстанда тәэсирле сәясәтчегә әверелдерде, икенче яктан, Урицкий паркы мисалында, ватандашлар җәмгыятен селкетеп алды. Шул ук вакытта, салым түләүчеләр акчасына һәм иң эре ширкәтләр биргән акчага төзелгән паркларда гади ватандашларның, шул исәптән татарларның теләк, тәкъдимнәр, мәнфәгатьләрен чагылдыру мәсьләсен күтәрде. Проектларның нинди ширкәтләргә, нинди шартларда бирелү дә игътибарны җәлеп итте.

Шапырынып алып барылган кампания инде ахырына якынлаша, ел буе сөйләнгән парклар һәм бакчалар елы кысаларында корылган, төзекләндерелгән ял итү урыннарының бер өлеше ачылып эшли башлады, калганнары якын көннәрдә әзер булачак.

Татарстанда парклар һәм скверлар фестивале үтте

"Наратлык" паркы, Химиклар Сарае. Казан
1/21 "Наратлык" паркы, Химиклар Сарае. Казан
5-6 сентябрь көннәрендә Казан һәм бар республика буйлап барган парклар һәм бакчалар фестивале сайлауларга бер атна кала үткәнгә сәяси вакыйгага әйләнде.
2/21
5-6 сентябрь көннәрендә Казан һәм бар республика буйлап барган парклар һәм бакчалар фестивале сайлауларга бер атна кала үткәнгә сәяси вакыйгага әйләнде.
"Наратлык" паркы, Казан
3/21 "Наратлык" паркы, Казан
5-6 сентябрь көннәрендә Казан һәм бар республика буйлап барган парклар һәм бакчалар фестивале сайлауларга бер атна кала үткәнгә сәяси вакыйгага әйләнде.
Казанның Киров районы җитәкчесе Дамир Фаттаховның "Инстаграм" сәхифәсеннән алынган "Наратлык" паркы күренеше. Әлеге паркта төзекләндерү эшләре иганәче  "Таиф" ширкәтенә 120 миллион сумга төшкән дип хәбәр ителә.
4/21 Казанның Киров районы җитәкчесе Дамир Фаттаховның "Инстаграм" сәхифәсеннән алынган "Наратлык" паркы күренеше. Әлеге паркта төзекләндерү эшләре иганәче  "Таиф" ширкәтенә 120 миллион сумга төшкән дип хәбәр ителә.
5-6 сентябрь көннәрендә Казан һәм бар республика буйлап барган парклар һәм бакчалар фестивале сайлауларга бер атна кала үткәнгә сәяси вакыйгага әйләнде.
Балалар бар майданчыкларны әйләнеп чыгарга ашыга, "Наратлык" паркы
5/21 Балалар бар майданчыкларны әйләнеп чыгарга ашыга, "Наратлык" паркы
5-6 сентябрь көннәрендә Казан һәм бар республика буйлап барган парклар һәм бакчалар фестивале сайлауларга бер атна кала үткәнгә сәяси вакыйгага әйләнде.
"Kids space" - балалар өчен корылган чатырлар проекты малай һәм кызларны рухи яктан үстерә торган шөгыльләргә өйрәтү максатын куя, "Наратлык" паркы, Казан
6/21 "Kids space" - балалар өчен корылган чатырлар проекты малай һәм кызларны рухи яктан үстерә торган шөгыльләргә өйрәтү максатын куя, "Наратлык" паркы, Казан
5-6 сентябрь көннәрендә Казан һәм бар республика буйлап барган парклар һәм бакчалар фестивале сайлауларга бер атна кала үткәнгә сәяси вакыйгага әйләнде.
"Kids space" чатырларында полиция өчен бик файдалы күнекмәгә - җинаятченең фотороботын ясарга өйрәтәләр
7/21 "Kids space" чатырларында полиция өчен бик файдалы күнекмәгә - җинаятченең фотороботын ясарга өйрәтәләр
5-6 сентябрь көннәрендә Казан һәм бар республика буйлап барган парклар һәм бакчалар фестивале сайлауларга бер атна кала үткәнгә сәяси вакыйгага әйләнде.
Химиклар сарае янында урнашуга һәм "Оргсинтез" ширкәтенә караганга күрә, иганәче "Таиф" ширкәте "Наратлык" паркында төп игътибарны химия биргән казанышларга юнәлткән. Бөтен чараларда Татарстан президентына эшләнгән эшне аның ярдәмчесе Наталья Фишман күрсәтеп йөрде. Фотода: "Кидспейс" чатырында ачылу тантанасы, Казан.
8/21 Химиклар сарае янында урнашуга һәм "Оргсинтез" ширкәтенә караганга күрә, иганәче "Таиф" ширкәте "Наратлык" паркында төп игътибарны химия биргән казанышларга юнәлткән. Бөтен чараларда Татарстан президентына эшләнгән эшне аның ярдәмчесе Наталья Фишман күрсәтеп йөрде. Фотода: "Кидспейс" чатырында ачылу тантанасы, Казан.
5-6 сентябрь көннәрендә Казан һәм бар республика буйлап барган парклар һәм бакчалар фестивале сайлауларга бер атна кала үткәнгә сәяси вакыйгага әйләнде.
Татарстан президенты тамашага килгән халык белән селфи ясый, "Наратлык" паркы. 
9/21 Татарстан президенты тамашага килгән халык белән селфи ясый, "Наратлык" паркы. 
5-6 сентябрь көннәрендә Казан һәм бар республика буйлап барган парклар һәм бакчалар фестивале сайлауларга бер атна кала үткәнгә сәяси вакыйгага әйләнде.
Горький паркында "Яңа идеялар" фикер алышуы, Казан
10/21 Горький паркында "Яңа идеялар" фикер алышуы, Казан
5-6 сентябрь көннәрендә Казан һәм бар республика буйлап барган парклар һәм бакчалар фестивале сайлауларга бер атна кала үткәнгә сәяси вакыйгага әйләнде.
Урицкий паркы ретро юнәлешне алып, Советлар Берлеге гадәтләрен торгызды, Казан
11/21 Урицкий паркы ретро юнәлешне алып, Советлар Берлеге гадәтләрен торгызды, Казан
5-6 сентябрь көннәрендә Казан һәм бар республика буйлап барган парклар һәм бакчалар фестивале сайлауларга бер атна кала үткәнгә сәяси вакыйгага әйләнде.
Фестиваль оештыручыларының чакыруы, башка мәйданчыкларның гөрләве белән рухланып  "Континент" паркына килгән балалар, әле ачылмаган мәйданчыкларны, корылып бетмәгән, әмма барыбер кызыктырып торган уенчыкларны күреп нәүмизләнеп киттеләр. 
12/21 Фестиваль оештыручыларының чакыруы, башка мәйданчыкларның гөрләве белән рухланып  "Континент" паркына килгән балалар, әле ачылмаган мәйданчыкларны, корылып бетмәгән, әмма барыбер кызыктырып торган уенчыкларны күреп нәүмизләнеп киттеләр. 
5-6 сентябрь көннәрендә Казан һәм бар республика буйлап барган парклар һәм бакчалар фестивале сайлауларга бер атна кала үткәнгә сәяси вакыйгага әйләнде.
Парклар фестиваленең програмына керсә дә, "Континент" паркы әлегә әзер түгел, Казан
13/21 Парклар фестиваленең програмына керсә дә, "Континент" паркы әлегә әзер түгел, Казан
5-6 сентябрь көннәрендә Казан һәм бар республика буйлап барган парклар һәм бакчалар фестивале сайлауларга бер атна кала үткәнгә сәяси вакыйгага әйләнде.
"Континент" паркына килгән балалар һәм ата-аналар түгәрәкләп ясалган әскәмияләрдән кала, башка бернәрсә дә таба алмады. Бу урын  рәсми төстә сайлау көнне, 13 сентябьрдә ачылырга тиеш диелде.
14/21 "Континент" паркына килгән балалар һәм ата-аналар түгәрәкләп ясалган әскәмияләрдән кала, башка бернәрсә дә таба алмады. Бу урын  рәсми төстә сайлау көнне, 13 сентябьрдә ачылырга тиеш диелде.
5-6 сентябрь көннәрендә Казан һәм бар республика буйлап барган парклар һәм бакчалар фестивале сайлауларга бер атна кала үткәнгә сәяси вакыйгага әйләнде.
Парклар һәм бакчалар елы турындагы кампания социаль медиаларда #парклартурында дигән хэштег белән барды. Паркларда үзендә татарча язулар, эленмә такталар күренмәде, татар әкият геройлары да очрамады әлегә.
15/21 Парклар һәм бакчалар елы турындагы кампания социаль медиаларда #парклартурында дигән хэштег белән барды. Паркларда үзендә татарча язулар, эленмә такталар күренмәде, татар әкият геройлары да очрамады әлегә.
5-6 сентябрь көннәрендә Казан һәм бар республика буйлап барган парклар һәм бакчалар фестивале сайлауларга бер атна кала үткәнгә сәяси вакыйгага әйләнде.
Проект авторлары Лядской бакчасы театрлар, сәхнә сүзе өчен иҗади тирәлек булыр дип планлаштырган булган. Фотода: бакчага килгән тамашачы
16/21 Проект авторлары Лядской бакчасы театрлар, сәхнә сүзе өчен иҗади тирәлек булыр дип планлаштырган булган. Фотода: бакчага килгән тамашачы
5-6 сентябрь көннәрендә Казан һәм бар республика буйлап барган парклар һәм бакчалар фестивале сайлауларга бер атна кала үткәнгә сәяси вакыйгага әйләнде.
Лядской бакчасы, Казан.
17/21 Лядской бакчасы, Казан.
5-6 сентябрь көннәрендә Казан һәм бар республика буйлап барган парклар һәм бакчалар фестивале сайлауларга бер атна кала үткәнгә сәяси вакыйгага әйләнде.
Күп аналарның телендә бер сүз: &quot;Бу матурлык озакка барыр микән, бу җиһазлар сакланыр микән? &nbsp;Караучысыз, ачык паркларда яшьләрнең кичке сыра эчүләрдән соң, салкын кышлар, яңгыр яуган саен су басулардан соң парклар ватылып, җимерелеп бетмәс микән?<br />
&quot;Наратлык&quot; паркы, Казан.
18/21 Күп аналарның телендә бер сүз: "Бу матурлык озакка барыр микән, бу җиһазлар сакланыр микән?  Караучысыз, ачык паркларда яшьләрнең кичке сыра эчүләрдән соң, салкын кышлар, яңгыр яуган саен су басулардан соң парклар ватылып, җимерелеп бетмәс микән?
"Наратлык" паркы, Казан.
5-6 сентябрь көннәрендә Казан һәм бар республика буйлап барган парклар һәм бакчалар фестивале сайлауларга бер атна кала үткәнгә сәяси вакыйгага әйләнде.
&quot;Шәмсенур&quot; паркы, Әлмәт
19/21 "Шәмсенур" паркы, Әлмәт
5-6 сентябрь көннәрендә Казан һәм бар республика буйлап барган парклар һәм бакчалар фестивале сайлауларга бер атна кала үткәнгә сәяси вакыйгага әйләнде.
&quot;Шәмсенур&quot; паркында президент һәм баша рәсмиләр алдында күмәкләп күнегүләр ясау мизгеле, Әлмәт
20/21 "Шәмсенур" паркында президент һәм баша рәсмиләр алдында күмәкләп күнегүләр ясау мизгеле, Әлмәт
5-6 сентябрь көннәрендә Казан һәм бар республика буйлап барган парклар һәм бакчалар фестивале сайлауларга бер атна кала үткәнгә сәяси вакыйгага әйләнде.
&quot;Казанның Меңеллыгы&quot; паркында &quot;Йолдызлык&quot; фестиваленең сайлау алды турлары, балалар концерты үтте. Парклар фестивале көнендә хөкүмәт башлыгы Ильдар Халиков карап китте.
21/21 "Казанның Меңеллыгы" паркында "Йолдызлык" фестиваленең сайлау алды турлары, балалар концерты үтте. Парклар фестивале көнендә хөкүмәт башлыгы Ильдар Халиков карап китте.
5-6 сентябрь көннәрендә Казан һәм бар республика буйлап барган парклар һәм бакчалар фестивале сайлауларга бер атна кала үткәнгә сәяси вакыйгага әйләнде.
Previous slide
Next slide

XS
SM
MD
LG