Accessibility links

Уфада рәссам Мэлс Вафин күргәзмәсе ачылды


Уфада яшәүче танылган татар рәссамы Мэлс Вафин чираттагы шәхси күргәзмәсен ачты. "Иҗат" сәнгать галереясендә рәссамның иллегә якын эше куелган.

Мэлс Вафин күргәзмәләрен еш оештырмый. Алар сирәк узса да, бик озакка хәтердә кала. Чөнки аларда Тукай, Батырша кебек билгеле шәхесләр гәүдәләндерелгән була.

Мэлс Вафин Балтач районының Иске Якшый авылында туып үсә. Һөнәри белемне Түбән Тагил социаль-педагогик академиясе һәм Мәскәү халык университетында ала. Сәнгать училищесында укыта, күп еллар Балалар иҗаты үзәге җитәкчесе булып эшли. 1985 елдан башлап күргәзмәләрен даими оештырып килә. Алар Башкортстаннан тыш, Чуашстан, Оренбур, Чиләбе, Мәскәү шәһәрләрендә дә узган. Италиядә үткән Башкортстан рәссамнары күргәзмәсендә дә катнашкан. Мэлс графика, портрет, пейзаж жанрларында эшли. Майлы буяу, шулай ук акбур (пастель) белән иҗат итә. Форсаттан файдаланып, без аңа берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

– Рәсемнәр ничек иҗат ителә?

– Ошаган теманы бик озак уйлап йөрим, җанымда өлгергәч кенә эшкә тотынам. Бер картинага ким дигәндә бер ай вакыт китә. “Колый Балтач”ны исә өч ел буе иҗат иттем. Заказ буенча, акча өчен иҗат иткәнем юк.

– Билгеле шәхесләрне иҗат итүгә ничек алындыгыз?

– Һәр сәләтле кеше милләтендәге шәхесләрне зурларга тиеш. Батырша, Колый минем якташларым. Шуңа мин аларның рәсемнәрен төшерүне изге бурычым дип санадым.

– Батырша, Колыйны рәссамнардан иң беренче сез иҗат иткән дип беләм. Истәлекләр буенча гына портрет тудыру җиңел эш түгелдер?

– Әйе. Батырша (Габдулла Галиев) бүгенге Балтач районына караган Карышбаш авылында туган шәхес. Ул 1717нче елда туган дип фаразлана. Чыннан да, миңа кадәр бу күренекле шәхесне рәссамнар төшермәгәннәр. Мин аңа алынганчы бик күп чыганаклар һәм мәгълүмат белән таныштым. Аеруча Себер юлы старшинасы Ярыш Абдуллинның Батырша хакында язып калдырганнары ярдәм итте. Батырша турында инде рәсемнәрем тулы бер цикл тәшкил итә. Башкорт гаскәре башы старшина Колый Балтачев портретын да миңа кадәр төшергәннәре булмаган.

– Якташыгыз, Башкортстанның бүгенге җитәкчесе Рөстәм Хәмитов портретын да иҗат итәргә уйламыйсызмы?

– Андый уй да бар. Ләкин мин соңрак, ул бу вазифадан киткәч керешәчәкмен. Чөнки, беренчедән, әле тотынсам, бу ярамсаклану булыр иде. Икенчедән, Хәмитовның тулы характерын ачу өчен аның бу вазифаны ничек тәмамлавы да мөһим, минемчә.

– Киләчәккә планнарыгыз белән дә уртаклашсагыз иде.

– Мин, Алла боерса, милли теманы дәвам итеп “Тукай Уфада” дигән, башкаладыгы Тукай урамын, “Тукай һәм Гафури” рәсемнәрен иҗат итәргә дип торам. Шулай ук башка өлгереп килгән темалар да бар. Бер гомергә сыеп калырга исәп.

Мэлс Вафин рәсемәре

XS
SM
MD
LG