Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә Җәмигъ мәчетен ачуга соңгы әзерлекләр бара


Мәскәү Җәмигъ мәчете тирәсендә соңгы төзелеш эшләре кайный
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:38 0:00

Мәскәүдә зурайтып төзелгән Җәмигъ мәчете Корбан бәйрәме алдыннан 23 сентябрьдә тантаналы рәвештә ачылачак. Бу көннәрдә мәчет тирәсендә соңгы төзелеш эшләре кайный.

Мәчетнең тарихи йөзе сакланган, чөнки борынгы өлеше бары төзекләндерелгән генә. Гомумән, мәчет алты бүлектән торачак. Аларга керү өчен 15 ишек ясалган. Мөселманнарны өске катларга алып менү өчен җиде лифт булачак. Хатын-кызлар өчен аерым кереш каралган.

Төзелешкә 170 миллион доллар киткән. Бу хакта Русия мөфтиләр шурасы рәисенең беренче урынбасары Рушан Аббясов "Интерфакс"ка әйткән.

Мәчетнең төп иганәчесе – Русия Федерация шурасы әгъзасы Сөләйман Кәримов, икенчесе – Төркия, өченчесе – Казакъстан президенты Нурсолтан Назарбаев. Мәчет шулай ук халык акчасына, башка мөселманнар ярдәме белән төзелгән. Бу хакта Азатлыкка мөфтиләр шурасы рәисе урынбасары Дамир Мөхетдинов белдергән иде.

23 сентябрьдә мәчетнең тантаналы ачылышында Русия президенты Владимир Путин, Төркия президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган, Фәлестин автономиясе башлыгы Мәхмүт Аббас, Казакъстан президенты Нурсолтан Назарбаев һәм башка җитәчеләр килер дип көтелә.

Баштарак мәчет 2016 елда ачылачак диелгән иде, эшчеләрнең төнлә дә хезмәт куюлары ярдәмендә аны быел ук ачу мөмкинлеге туган.

Хәзер мәчет тирәсендә соңгы төзелеш эшләре кайный.

XS
SM
MD
LG