Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тәлгат Әхмәдишин: "Милләт әле тагын күтәрелер дип уйлыйм"


Тәлгат Әхмәдишин: "Милләт әле тагын күтәрелер дип уйлыйм"
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:35 0:00

Тәлгат Әхмәдишин: "Милләт әле тагын күтәрелер дип уйлыйм"

Чаллыдагы милли активист, "Азатлык" татар яшьләре берлеген оештыручыларның берсе Тәлгат Әхмәдишин Азатлыкка әңгәмәдә 90нчы еллардагы вакыйгаларны искә алды.

Быел "Азатлык" татар яшьләре берлеге оешуга 25 ел тула. Әлеге берлек 90-нчы елларда Татарстанның мөстәкыйльлеген яклауда иң мөһим көчләрнең берсе булды. Бу турыда Чаллыдагы милли активист, "Азатлык" татар яшьләре берлеген кору эшендә әүзем катнашкан һәм аның Чаллы бүлеген җитәкләгән Тәлгат Әхмәдишин белән әңгәмә тәкъдим итәбез.

– Тәлгат әфәнде, быел “Азатлык” татар яшьләре берлеге оешуга 25 ел тулуны билгеләү чаралары әлегә шактый тыйнак узган: 3 октябрьдә Казанда, 4-ендә Чаллыда кечкенә җыен рәвешендә генә.

– Әйе, шушы уңайдан бер чарабыз 3 октябрьдә Казанда узды. Аны 90нчы елларда “Азатлык”ка йөргән ветераннар оештырды. Чакыру булгач, мин дә катнаштым. Җыен шул еллардагы кебек күтәренке рухта үтте дип әйтер идем.

Әле 1992 елда Казанда Төрки яшьләрнең I Корылтае да узган иде. Шул вакыйганы да искә алдык. Корылтайның ул чактагы рәисе Ирек Гарипов тәкъдиме белән мине шушы корылтайда Бөтендөнья төрки яшьләр оешмасы рәисе итеп сайладылар. Төрки яшьләрне берләштерү юлында кая гына барсам да, татар милләтен күтәрү, таныту эшен алып бардым. Төрки халыкларны берләштерү өчен бик күп чаралар да уздырдык, елына икешәр тапкыр очраша идек. Бу эшне уңышлы гына алып бардым дип әйтә алам.

"Азатлык" татар яшьләре берлеге оешуга 25 ел тулуга багышлап Чаллы татар яшьләре оешмасының җыены уздырылды. Биредә рәис тә сайланды. Катнашучылар кабаттан Илмир Салихны “Азатлык” татар яшьләре берлегең Кама төбәге рәисе итеп тәгаенләде. Яшьләр мөмкинлекләреннән чыгып эшлиләр, “Азатлык яшьләре” дигән газет та чыгаралар. Анда милли мәгарифкә кагылышлы проблемнарны күтәргән язмалар даими чыгып тора.

Безнең юбилей октябрь аенда Казанда узачак Хәтер көне, башка чаралар барышында зурлап билгеләп үтелер дип уйлыйм һәм үзем дә анда катнашырга исәп тотам.

– Тәлгат әфәнде, “Азатлык” берлегендә, төрки яшьләр оешмасында җитәкче булганда шактый гына басымнарга, кыенлыкларга да дучар булдыгыз кебек?

– Күргән кыенлыклар чыннан да күп булды. 1992 елларда Татарстанның “Азатлык” берлеген җитәкләү миңа йөкләнгән иде. Басымны күп күрдек, КПЗларда да утырып чыгарга туры килде. Шуңа да карамастан, без бирешмәдек, бездә бик көчле рух иде. Милләткә хезмәт итү юлында армый-талмый, көне-төне эшләдек дип әйтә алам. Безнең башта милли азатлык идеясе иде, башка нәрсәләр турында уйламаганбыздыр да. Ул заманда бит милли хәрәкәткә, безнең оешмаларга яшьләр дә бик күп йөрде. Чаллыда гына җыелышларга ике йөзләп яшьләр килә иде.

Фотогалерея: Хәтер көне, 1990нчы еллар

– Әле бит шул елларда Милли гвардия дә оештырылды, гвардиячеләр хәтта Чаллы Сабантуенда сафларга тезелеп мәйдан кырыннан да уздылар, халыкка күренделәр?

– Әйе, Милли гвардия дә төзелгән иде. Аны оештыруны Зиннур Әһлиуллин башлап йөрде. Бу башлангычны хуплап ул чакта мин үзем дә берничә тапкыр чыгышлар ясаган идем. Тарихи өчен дөрес булсын - бу эшнең башында Зиннур Әһлиуллин торды.

– Тарихи дөреслек дигәннән, “Азатлык” яшьләр берлеге беренчеләрдән булып Казанда төзелде дигән сүзләр чыкты, энциклопедиядә дә бу берлекнең Казанда тәүге булып төзелүе хакында мәгълүматлар бар, диләр. Чынбарлыкта ничек?

– “Азатлык” яшьләр берлегенең төп идеясе Чаллыдан чыкты дип саныйм. Чөнки бу оешманың беренче уставын, нигезнамәсен мин үзем Чаллыда төзедем. Әлбәттә, мондый эштә тәҗрибә дә юк иде. Уставны булдыруда комсомол уставын да кулландым. Бу чорда инде кырымтатарларның хәрәкәтләре дә оешкан иде. Зиннур Әһлиуллин миңа кырымтатарларның милли юнәлештәге эшчәнлекләре турында кайбер документларны бирде. Шуларга нигезләнгән устав буенча яшьләр оешмасы беренче булып Чаллыда оешты. Педагогия институтында күп кеше катнашында беренче җыен узды. Анда мине Чаллы “Азатлык” яшьләр берлеге рәисе итеп сайладылар. Бу 1990 елның 30 мае иде. Ул вакытта Казанда да яшьләр оешмасы бар иде. Ләкин ул БТИҮ каршындагы яшьләр комиссиясе иде. Ул яшьләр комиссиясендә Ирек Гарипов, Рим Гыйлфан, Резедә Сафиуллина бик актив эшләде.

Беренче татар яшьләре көннәрендәге әдәби кичә. 1990 ел
Беренче татар яшьләре көннәрендәге әдәби кичә. 1990 ел

1990 елның июнь аенда Казандагы шул активистлар беренче мәртәбә Татар яшьләре көннәрен оештырды, аңа инде без Чаллыдан әзер Устав белән бардык. Әле чыгыш ясаган вакытта “Безгә Бөтенсоюз татар яшьләре оешмасын булдырырга кирәк”, дигән сүзләрне дә, әзер устав булуын да әйттем. Шушында ук зур сөйләшү барды, планнар корылды. Берничә ай дәвамында булачак оешманың уставы тикшерелде, аңа бик күп төзәтмәләр кертелде. Шул елның 13 октябрь көнендә “Азатлык” татар яшьләре берлеге оешты.

– Бүгенге вазгыятьтә “Азатлык” берлегенә охшаш оешма төзеп булыр идеме?

– Хәзерге сәяси вазгыять элекке еллар белән чагыштырганда авыррак. Ә теге елларда бар милләт күтәрелде, рухи күтәренкелек зур булды. Хәзер сәясәт белән шөгыльләнүчеләрне нык кысалар. Милләт, кеше хокукларын кысу, бозу бара. Шундый шартларда нәрсәдер булса оештыру җиңел түгел. Шулай да минем уйлавымча, милләтебез тагын бер тапкыр күтәрелеш кичерер әле. Ул күтәрелеш 90-нчы елларга караганда да көчлерәк булырга мөмкин. Чөнки хәзер туган теленнән мәхрүм ителгән яшь буын үсеп килә. Татарстанда милли мәгарифне бетерделәр. Мәктәпләрдә, балалар бакчаларында татарча укыту, татарча тәрбияләү юк, бетте. Ана телен белмәгән яшьләр үзләрен кимсетелгән хәлдә тоя. Әгәр алар “Кая безнең телебез?” дип күтәрелә икән, Украинадагы вакыйгалардан ким булмаска мөмкин. Анда бит әнә Русия белән украиннар хисабына дуслашкан Януковичны алып ташладылар. Бу чараларда украин телен белмәгән яшьләр хәтта күбрәк катнашты. Менә монда да шундый хәл кабатланырга мөмкин дип саныйм.

XS
SM
MD
LG