Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эрдоган-Путин тартышуы Казан-Анкара мөнәсәбәтләренә дә зыян салачак


Эрдоган (с) һәм Путин җәмигъ мәчет ачылышында. Мәскәү, 23 сентябрь 2015
Эрдоган (с) һәм Путин җәмигъ мәчет ачылышында. Мәскәү, 23 сентябрь 2015

Русия белән Төркия арасындагы киеренкелекнең Казан-Анкара мөнәсәбәтләренә дә тискәре йогынтысы булачак дип саный Төркиядә яшәүче тарихчы Надир Дәүләт.

Русия АКШ белән җитди рәвештә беләк көрәшенә кереште. Берничә ел элек Грузиягә хәрби берлекләр кертеп, Абхазия белән Көньяк Осетияне куптарып алган иде. Көнбатыш һәм АКШ аз-маз гына протест белдергәч, Мәскәү үз позициясенең нык булуын аңлады. Үткән ел Кырымны басып алды, Көнчыгыш Украинада сепаратистларга һәртөрле ярдәмен бирде.

Мәскәүнең бу адымнарына ни АКШтан, ни НАТОдан хәрби җавап булмады. Бу Мәскәүне тагы да батырландырды. Хәзер исә Русия Сүриянең төрле җирләрен хәрби очкычлардан бомбалау белән генә чикләнми, хәтта Каспи диңгезендәге хәрби корабларыннан Сүриягә ракеталар ата башлады.

Вакытында Әфганстанга тыкшыну өчен дә төньяктагы үзбәк генералы Рашит Достум белән бәйләнешкә кергән иде. Димәк, Русия кайда гына булмасын, АКШка карата провокация белән мәшгуль. Берләшкән Милләтләр узган атнада Сүрия һәм миллионлаган качак проблемасын чишә алмыйча таралды. Мәскәүгә халыкара басымның булу ихтималы да кимеде.

Русия хәрби очкычларының төрек чиген үтеп керүләре, Русиянең Каспидан ракеталар атуы, Сүриядәге Асад режимын яклауы һәм биредәге һәм башка илләрдәге көрдләр белән яхшы мөнәсәбәтләр урнаштыра башлавы Анкараның мәнфәгатьләренә капма-каршы килә.

Мәгълүм ки, Төркиядә ил эчендә көрдләрнең идән асты ПКК (Көрдистан эшче партиясе) белән бәрелешләр бара. Көн саен иминлек көчләре, полиция белән хәрбиләр, сивил халык һәм көрд партизаннарының үзләреннән дистәләрчә кеше үлеп тора. Ике миллион Сүрия качагы бар. Көнбатыш илләре Төркияне өстәмә качаклар алырга күндерергә тырыша. Бу шартларда Русия бомбаларыннан качып йөзләрчә мең качак янә Төркиягә сыенмасмы дигән борчу да бар.

Илдәге икътисади шартлар да начарая бара. Сугышның куеруы аркасында Сүрия белән Гыйрактагы көрдләрдән килгән нефтьнең дә тукталу ихтималы бар. Икътисад тагын да начарайса, Эрдоганның АК партиясенең 1 ноябрь парламент сайлауда көткәннән дә азрак тавыш алу ихтималы бар.

Болар барысы да Эрдоганны куркыта. Шул сәбәпле ул чәршәмбе журналистларга "Мин Путинга ачуландым, аның белән сөйләшмим" дип әйтте. Үз нәүбәтендә НАТО, Төркия безнең әгъзабыз, аңа шундук хәрби ярдәм бирербез, дип белдерде. Кыскасы, киеренкелек арта.

Шиксез, киеренкелек үскән саен икътисади мөнәсәбәтләргә орым булуы ихтимал. Иң күп зыянны кем күрер дигән сорауга шулай җавап бирергә мөмкин. Төркия табигый газның 55%ын Русиядән ала. Төркиягә исә иң күп турист Русиядән килә. Төркия азык-төлек, тукыма әйберләре сата, төрек эшкуарлары төзелеш эшләрендә актив, аеруча төрек ширкәтләренең Татарстанда һәм Русиянең башка өлешләрендә инвестицияләре бар. Эрдоганга бу сорау да бирелде.

“Бу берьяклы мәсьәлә түгел. Мерсиндә Аккую атом электр станциясен алар (Русия - ред.) төземәсә, башкалар төзер. Алар бит 3 миллиард долларлык инвестиция ясадылар инде. Без газ ала торган ил, алар сатмаса, башка җирдән табарбыз. Ике ил арасында югары дәрәҗәле хезмәттәшлек шурасы бар. Мондый бер аппаратны югалту Мәскәүнең дә мәнфәгатендә булмас” дип җавап бирде ул.

Кыскасы, Эрдоган үзен бик көчле басым астында күрә. Аңа оппозициядә торучылар интернетта Путинны ат өстендә, ә Эрдоганны аттан төшкән итеп сурәтләгән фотолар тараталар.

Инде Анкараның Мәскәү белән арасы бозылгач, Казан белән дә бозылачак дигән сүз. Соңгы вакытта Казанда баш консул Турхан Дилмач бик тырышып, ике арадагы мәдәни һәм икътисади мөнәсәбәтләрне үстерүгә күп көч салды. Төркиядән һәр атна саен төрле делегатлар килеп торды. Ул хәтта Истанбул бөек шәһәр башлыгы Топбашны Казанда Садри Максуди һәйкәлен куярга күндергән иде. Соңгы вакыйгалар татар түрәләренең дә Төркиягә сәфәрләрен юкка чыгарыр кебек. Кызганыч, Төркия татарларның дөньяга иң мөһим капкасы иде.

Нади Дәүләт
тарихчы, профессор, Истанбул

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG