Accessibility links

Кайнар хәбәр

Быел 265 мең русияле Америкада яшәү рөхсәте алырга теләгән


Мәскәүдәге АКШ илчелеге
Мәскәүдәге АКШ илчелеге

Bloomberg агентлыгы Дәүләт департаментына сылтама белән, быел 265 меңнән артык русияләнең Америкада яшәргә мөмкинлек бирә торган "яшел карта" уйнатуда катнашканын белдерә.

Bloomberg агентлыгы Дәүләт департаментына сылтама белән белдерүенчә, АКШ илчелеге ел саен уздыра торган "яшел карта" алу бәйгесендә 265 мең русияле катнашкан. Барлыгы 100 мең урынның дүрт меңе генә Русиягә бүленгән.

Узган елны Русиядән 245 меңнән артык кеше вакытлыча эш яки уку өчен американ визалары алган. Бу ун ел элек булган вакыт белән чагыштырганда, ун тапкырга күбрәк. Моннан тыш, Русиянең 3600тан артык ватандашы АКШта даими яшәүгә рөхсәт алган. Алар арасында эш урыннары булдыру өчен бизнеска ярты миллион доллар кертергә ризалашкан 56 кеше дә бар.

Bloomberg искә төшерүенчә, 2015 елның гыйнварында "Левада үзәге" уздырган сораштыру нәтиҗәләре 71% русияләрнең АКШка тискәре мөнәсәбәттә булуын күрсәткән иде.

XS
SM
MD
LG