Accessibility links

Дару сатучы AstraZeneca ширкәте Русиядә керемен арттыра


BP, Royal Dutch Shell, Siemens, Lafarge һәм Deutsche Bank Русиядә эшләүнең файдасы юк дип саный. Дару җитештерүче AstraZeneca гына керемен арттырган.

Эре халыкара ширкәтләр алдагы 18 айда Русиядә финанс климат яхшырмаса бу илдә эшчәнлекне туктату ихтималына ишарә ясады, дип яза Financial Times. Мәкалә Британиянең Global Counsel исемле зур финанс консалтинг ширкәте хисабына нигезләнә.

Белгечләр 46 ширкәтнең финанс хисапларын тикшергән. Алар арасында Русиядә дә эшләүче BP, Royal Dutch Shell, Siemens, Lafarge һәм Deutsche Bank бар. Финанс төшенкелекне алар Русия икътисадының начаруюы һәм рубль бәясе төшүе белән аңлата. Сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләүче ширкәтләрнең өмете зуррак, финанс һәм энергетика өлкәсендәгеләрнең Русиядә эшне дәвам итү өмете азрак. Русиядән китү теләге юк, дип белдерсәләр дә, бу зур ширкәтләр андагы эшчәнлекне киметергә кирәк булачагын яшерми.

Raiffeisen Bank Русия банкының рубль бәясен тотрыкландыра алмавына борчылу белдерде. Deutsche Bank үз хисабында чикләүләр һәм чималга бәяләрнең үсеп торуы эшчәнлеккә комачаулый диде.

Сентябрь аенда Германиянең Deutsche Bank банкы Русиядәге эшенең 90% кыскартуын белдерде.

2015 елның беренче ярты елында AstraZeneca ширкәте генә Русиядәге эчшчәнлекнең үсүен белдерде. AstraZeneca – Швециянең Аstra һәм Британиянең Zeneca берләшүе нәтиҗәсендә оешкан дару җитештерүче ширкәт.

XS
SM
MD
LG