Күргәзмәдә майлы буяу белән ясалган рәсемнәрдән тыш, график композиция һәм декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре дә урын ала. Болар арасыннан Татарстан, Башкортостан, Таҗикстан, Үзбәкстан, Казакъстан, Төркия, Кытай, Һиндстан сәнгатьчеләренең эшләрен күрергә мөмкин.
Күргәзмә ачылышында чыгыш ясаган шагыйрь Роберт Миңнуллин, Бөек Ефәк Юлының төрки халыклар тарихында искиткеч зур эз калдыруын һәм аның бүген дә бик актуаль яңгырый торган исем булуын билгеләп үтте.
"Бу сүз – рәссамнар арасында гына түгел, ә дәүләтләр арасында да еш кабатлана. Бу күргәзмәнең үзенчәлеге нәрсәдә соң?", дип сорап ул үз чыгышын башлап җибәрде.
"Беренчедән, бу рәсемнәрдә төркилек, безнең борынгылыгыбыз, безне бергә берләштереп тора торган тамырларыбыз чагылыш таба.
Икенче үзенчәлек исә, әлеге рәссамнарның бер-берсенә һич кенә дә охшамавы. Стиль дисеңме, тематика дисеңме, дөньяга караш дисеңме, игътибар итегез, һәрберсе үзенә аерым бер урын алып тора. Бу инде әлбәттә тарихилык, географик яктан бер үзенчәлек", дип белдеде Роберт Миңнуллин.
"Казан" милли-мәдәният үзәгенең күргәзмәләр залында 22 ноябрьгә кадәр һәркемгә ачык булачак күргәзмәгә керү түләүсез булачак.