Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чәкчәк музее хуҗалары яңа бина эзли


Чәкчәк музее яңа бина эзли
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:36 0:00

Чәкчәк музее бинасы тирәсендәге низагка, проект хуҗаларының башка урынга күченүе белән нокта куелыр, ахры. Югары дәрәҗәле түрәләрнең һәм җәмәгатьчелек вәкилләренең музейны яклап чыгуына карамастан, хосусый музей Мәрҗәни мәчете белән аренда низагында җиңә алмады.

Музей ишеге 11 сентябрьдә ябылган иде. Елына 7 меңләп кеше кабул иткән әлеге милли проект хуҗалары яңа урын эзли хәзер. Чәк-чәк музее хуҗалары Дмитрий Полосин һәм Рушания Сөләйманова Азатлыкка бу хәлгә үз ягыннан нәтиҗә ясады.

Рушания Сөләйманова: Безгә бик күп теләкләшлек күрсәтелде, мин безнең музей мәсьәләсе беркемне дә, шул исәптән түрәләрне дә борчымый дип әйтә алмыйм. Канун безнең якта булса да, бөтен нәрсәне дә теләгәнчә хәл итеп булмый. Музей ишекләре 11 сентябрьдән бирле ябык.

– Бу хәлдән ничек чыгарга уйлыйсыз? Көрәшне дәвам итәсезме яки күченәсезме?

Рушания Сөләйманова: Күченәбез, башка урын эзлибез.

Дмитрий Полосин: Без күченәбез, чөнки бинага реконструкция кирәк, бу кимендә ярты елга сузылачак, проект төзү, килештерү эшләре булачак дигән сүз, аннары төзекләндерү дә алты айга сузылырга мөмкин.

Без бу базарга яңалык алып килдек, минемчә. Ничек итеп хосусый музей ачарга, ничек татар ашлары белән туристларны җәлеп итәргә, ничек тарихи биналарны дөрес итеп кулланырга күрсәттек, минемчә.

– Татарстанда югары мөнбәрләрдән туризмны үстерү, туристларны күбрәк китертү турында белдерүләр яңгырый. Сез, туристлар белән турыдан-туры эшләүчеләр һәм хәзер авыр хәлдә калучылыр буларак, дәүләттән нинди ярдәм теләр идегез?

Рушания Сөләйманова: Безгә, хосусый музейларга ниндидер ташламалар булсын иде. Проект өчен бинаны арендага алу шартлары да сораулар тудыра, без, мәсәлән, музей өчен урынны ике ел эзләдек, безгә "бернәсә дә юк" дип әйтеп килделәр, әмма без хәзер күрәбез, нәрсәдер бирә алырлар иде. Минемчә, бу проблемга без генә түгел, башкалар да тарый. Һичьюгы ниндидер салымнар, ташламалар ягыннан ярдәм ярап куяр иде.

Чәкчәк музее урнашкан бина
Чәкчәк музее урнашкан бина

Исегезгә төшерәбез: музей тирәсендәге шау-шу арендага бирүче Мәрҗани мәчете һәм арендага алган Чәкчәк музее арасында килешә алмауга бәйле иде.

Шунсы кызык, Чәкчәк музее хуҗалары белән сөйләшү Казанда үткән "Киләчәк ориентирлары" дигән туризм өлкәсе вәкилләрен туплаган халыкара җыенда, тәнәфестә үтте. Чәк-чәк музее җитәкчеләре дә бу чарада чакырылган кунак буларак катнашты.

Әлеге халыкара чарада Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та чыгыш ясап, кабат туризм үсешенә зур игътибар бирелүен әйтте. Ә Русия туризм агентлыгы җитәкчесе урынбасары Сергей Корнеев Татарстан бөтен яктан үрнәк, Казан Русиядә иң популяр өч шәһәр исемлегенә керә дигән рухта чыгыш ясады.

Аның фикерен күтәреп алган Италиядән дигитал технологияләр белгече Джианни Каталафамо үзенең Twitter битендә "Татарстан Русиянең туризм өлкәсендәге тырышлыкларын сынаучы төбәк икәнен аңладым" дип үзенең мең ярым фолловерына хәбәр итте.

Форумда катнашучы чит ил белгечләренә дә, туристлар кабул итүче ширкәтләргә дә Чәкчәк музее һәм аның нинди хәлдә калуы турында хәбәр ителмәде, әлбәттә.

XS
SM
MD
LG