Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Украинадан Башкортстанга газет-журналлар да алдырыр идек, барып чыкмый"


Золотношкалар Икмәк бәйрәмендә
Золотношкалар Икмәк бәйрәмендә

Башкортстандагы Золотоношка мәктәбенә дәреслекләр янәсе экстремист әдәбият таратып ята дип шикләнелгән Мәскәүдәге украин китапханәсе аша алынган булган.

Мәскәүдә украин китапханәсен экстремист китаплар табылды дип гаепләү белдерелеп, җитәкчесен өй сагына ябу хәбәрләре Башкортстанга да килеп җиткән. Республикадагы бердәнбер украин авылы булган Золотоношка мәктәбенә дәреслекләрне соңгы тапкыр нәкъ шушы Мәскәү китапханәсеннән Уфадагы "Кобзарь" милли-мәдәни үзәге вәкилләре алып кайткан булган.

Золотоношкада хәзер украиннар, урыслар, удмуртлар һәм башка милләт вәкилләре яшәсә дә, мәктәп укучылары барсы да украин телен өйрәнә. I-IV сыйныфлар икешәр, V-IX - бер һәм X-XI икешәр сәгать укый. Югары сыйныфларга украин әдәбияты да керә.

Мәктәп мөдире Ольга Гречко: "Беркайчан да украин теле безгә нәрсәгә соң дигән сорауны куючы булмады", ди. Мәктәп укучыларының 47%ы украин милләтеннән. Балалар бакчасы һәм мәктәптә барлыгы 95 бала бар. Гречко украин теле һәм әдәбияты дәреслекләре искермәде, өч ел элек кенә кайтты бит әле, дип әйтә. Аның сүзләренчә, гадәттә дәреслекләр биш елдан биш елга яңартылып тора.

Золотоношка мәктәбе укучылары. Башинформ фотосы
Золотоношка мәктәбе укучылары. Башинформ фотосы

Золотоношка мәктәбендә узган җомгада "Уңыш бәйрәме" кичәсе үткәрделәр. Бәйрәм урыс телендә барган. Шулай да, украинча шигырьләр һәм җырлар да булган.

Авылның мәдәният йорты директоры Зинаида Карюгина исә үзләренең бөтен чараларны да украин телендә үткәрүләрен әйтә. Чараларның соңгыларына килсәк, 14 октябрьдә балалар һәм үсмерләр өчен "Без – кечкенә казаклар" дигән кичә уздырганнар. 11 октябрьдә Башкортстанда республика көне уңаеннан район үзәге Стәрлетамакка барып украин мәдәниятен күрсәтеп кайтканнар. Кул эшләре күргәзмәсендә катнашканнар, украиннарның милли ризыклары белән сыйлаганнар, 30 елдан артык эшләп килүче "Зоряный свит" ансамбле дә чыгыш ясаган.

Карюгина Украинада вазгыять үзгәрү сәбәпле Башкортстан хакимиятләренең үзләренә карашы начарланмауны әйтә. "Безгә түбәнсетеп караганнарын сизгәнебез юк", ди ул.

Мәдәният хезмәткәрләре хәзер Әниләр көненә әзерләнә. Кичәнең беренче өлеше бары тик украинча гына, икенче өлеше урысча да булачак.

Мәдәният йорты авылда украин теле сакланып калсын өчен бөтен көчен куя. Шулай да гел украинча гына сөйләшкән гаиләләр кими, балалар үзара урыс телендә сөйләшүне хуп күрә башлаган. Карюгина моның сәбәпләрен читтән күчеп килгән башка милләт вәкилләре арту белән аңлата. "Сөйләмебезне әдәби телдә димәс идем, суржик ул", ди Зинаида ханым. Украин һәм урыс телләрен катнаштырып сөйләү суржик дип атала.

Карюгина украин халкының гореф гадәтләрен кечкенәдән үк бала күңеленә сеңдерергә кирәк дигән фикердә. Әнә шул максат белән Золотоношка авылындагы украиннарның туй йоласының элек ничек үткәнен туплый башлаган. Җәй көне, быел булмаса киләсе елга, бу йолалар нигезендә туй үткәрергә җыеналар.

"Безнең нәрсәне онытканны авылдашларның исләренә төшерәсебез килә. Йолаларны яңадан торгызу безнең максатыбыз булып тора", ди Карюгина. Төрле бәйрәмнәргә сценарийларны үзе яза ул. "Дөрес, интернет булыша хәзер", дип тә өстәп куя.

630 кеше яшәгән Золотоношка авылындагы китапханәдә 700 дән артык украин телендә китап бар, күпчелеге элекке елларда басылган. Элегрәк китапларны Украинадан даими рәвештә алдырып торганнар. Башкортстандагы украиннарның милли-мәдәни үзәгенең элекке җитәкчесе Владимир Дорошенко да Украинадан күтәреп хәтсез китап ташыган.

Золотоношка авылында мәдәният йорты
Золотоношка авылында мәдәният йорты

Карюгина фикеренчә, хәзер Украинадан китаплар кайтаруны җайга салу икеле. "Безнең методик ярдәмлекләр, туган телебездә газет-журналлар да алдырасыбыз килә. Без кайтару юлларын тикшереп караган идек, әмма барыбер берни дә барып чыкмый. Хәзер Украинага барсаң, аннан көндәлек матбугатны алып чыгып булыр микән? Минемчә, монда (Русиягә) кертергә беркем дә рөхсәт итмәячәк. Хәзер безгә интернетта булганны гына куллану кала инде", ди ул.

Уфада Шолохов исемендәге Мәскәү һуманитар университетының филиалы эшләгән вакытта Башкортстан украиннарының милли-мәдәни үзәге "Кобзарь" каршындагы украин әдәбияты китапханәсе дә әлеге уку йорты бинасына урнашкан булган. Оптимизация сәбәпле бу филиалны япканга китапларны Золотоношкага озатканнар.

Дорошенко сүзләренчә дә, бу ике китапханәне элекке елларда баетып тору мөмкинлеге булган. Хәзер исә, китап кына түгел, туган илендә күргәннәрен дә Башкортстанга кайткач уртаклашмаска тырыша ул.

"Русиядәге атмосфера үзгәрде бит. Кешеләрнең Украинага карата мөнәсәбәте дә башка хәзер. Мин быел Украинага барып кайттым. Андагы хәлләр, тәэсирләрем турында Уфадагы дусларыма бер сүз дә сөйләмәдем, чөнки фикерләребез туры килмәгәнгә ачуланышырга да мөмкинбез", ди Дорошенко.

Дорошенко Мәскәү китапханәсе белән булган хәлләрне күзәтеп бара. Бәлки, бу бинага берәрсенең күзе төшкән булырга мөмкин дип тә уйлый ул.

28 октябрь көнне Мәскәүдәге украин әдәбияты китапханәсендә тентү булды. Русия тикшерү комитеты бу китапханә Русиядә тыелган экстремистик китаплар таратып яткан дип белдерде. Мәхкәмә карары белән китапханә директоры Наталья Шарина тикшерү барганда өй сагына ябылды.

Шарина мәхкәмә вакытында да, хокук яклаучылар белән сөйләшкәндә дә бу китапларны кемдер махсус ташлаган дип белдерә.

Русиянең "Яблоко" фиркасе Шарина өстеннән барган тикшерүне туктатуны таләп итте. Фирка рәисе Сергей Митрохин белдерүендә китапханәдәге бу хәл сәяси провокация дип бәяләнә һәм Русия һәм Украин халкының бер-берсен күрә алмавын көчәйтәчәк кенә, диелә.

Украин китапханәсе белән булган хәлләргә Европа Берлегендә дә борчылу белдерделәр. Европа Берлегенең тышкы сәясәт вәкиле Федерика Могерини матбугат хезмәте Украинаның УНИАН агентлыгына кеше хокукларының һәм сәяси хокукларның Халыкара пакты кабул ителүгә 50 ел тулар алдыннан китапханә тирәсендәге вакыйгаларны күңелсез хәл дип бәяләде һәм кайда гына булмасын мәдәни үзәкләрнең эшчәнлегенә тыкшыну булмаска тиеш, дип белдерде.

* * * *

Белешмә. Золотоношка – бүген Башкортстанда украин рухында яшәп ятучы бердәнбер авыл. Дорошенко сүзләренчә, аңа XIX гасыр ахырында җиргә кытлык кичергән украиннар килеп нигез салган. Хәзерге Черкасс өлкәсендәге Золотоноша дигән шәһәр исемен авылга кушалар. Үзләре төпләнгәч, милләтәшләрен дә тартканнар.

Золотоношкада Советлар заманында бөтен Башкортстанга данлыклы миллионер колхоз булган. Әле бүген дә "Тарас Шевченко исемендәге колхоз" дип язылган такта эленеп тора. Бүген Башкортстан украиннары өчен бу авыл украин рухы сакланган бердәнбер мәдәни үзәк булып тора.

Соңгы җанисәп Башкортстанда 39 мең украин яшәгәнне күрсәтә. Аның яртысына якыны Уфада көн күрә. Үз вакытында Башкортстанда украиннар гына яшәгән авыллар да булган. Аларның күбесе инде юкка чыккан. Кайберләрендә биш-алты өй бар, анда да карт-коры гына яши. Шундый авылларның берсе булган Әлшәй районындагы Казанканың 130 еллыгын ике ел элек бәйрәм иткәннәр. Тантанага бу авылдан чыккан хәзер төрле җирләрдә яшәүче украиннар җыелган.

XS
SM
MD
LG