Accessibility links

Кайнар хәбәр

Киевта Донбасста тоткарланган Русия хәрбиләре эше нигезендә мәхкәмә тыңлаулары башланды


Александр Александров (у), Евгений Ерофеев.
Александр Александров (у), Евгений Ерофеев.

Прокуратура Русия хәрбиләре Евгений Ерофеев һәм Александр Александровка гомерлек төрмә таләп итмәкче.

Киевның Голосеевски районы мәхкәмәсендә Русия хәрбиләре Евгений Ерофеев һәм Александр Александровка карата мәхкәмә алды тыңлаулары башланды. Алар Донбасста украин хәрбиләре тарафыннан тоткарланган иде.

Ерофеев һәм Александровка Җинаять кодексының биш маддәсе нигезендә, шул исәптән Украинага каршы агрессив сугыш алып бару һәм катнашу, террор оешмасы эшчәнлегенә теләктәшлек күрсәтүдә гаеп белдерелә. Прокуратура гаепләнүчеләргә гомерлек төрмә таләп итмәкче.

Евгений Ерофеев һәм Александр Александров украин хәрбиләре белән Донбасста 16 май көнне тоткарланган иде. Сорау алу вакытында алар Тольятти күзләү идарәсе хәрбиләре булуын әйтте. Русия саклану министрлыгы аларның армиягә бернинди катнашы юк дип белдерде.

Алдагы көнне Александров һәм Ерофеев адвокатлары Украина югары административ мәхкәмәсенә аларны хәрби әсир дип тануны сорап мөрәҗәгать итте. Хәрби әсир дип танылган очракта, Александров һәм Ерофеев җинаятькә тартылырга тиеш түгел һәм аларга сак астында тотылу өчен аерым шартлар һәм алмашу мөмкинлеге бирелергә тиеш. Элегрәк Украина президенты Петр Порошенко Ерофеев һәм Александровны Русиядә хөкем ителгән яки тоткарланган украиннарга алмаштыру мөмкинлеген кире какты.

XS
SM
MD
LG