Мисырга ялга бару тукталганнан соң Кызыл диңгез курортларында булган 3700 татарстанлының 1330ы дүшәмбегә республикага кайткан. Бу хакта Татарстан гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итә.
Казанга биш, Бигешкә бер очкыч килгән. Казанга 10 ноябрьдә Хругададан һәм Шәрм әш-Шәйхтән берәр очкыч кайтачак. Бигешкә очкыч 13 ноябрьдә киләчәк.
Гадәттән тыш хәлләр идарәсе белдерүенчә, 7-20 ноябрьдә Татарстанга 22 окычның килүе көтелә.
Русия хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведев сүзләренчә, Мисырга ялга очышлар тиз генә башланмаячак. "Мисырдагы ялны имин итү өчен вакыт кирәк булачак", ди Медведев.
Дүшәмбегә Мисырдан 25 мең русияле чыгарылган. Мисырга ялга баруны туктату карары кабул ителгәндә анда 80 мең турист булган.