Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия туриндустрия берлеге: Мисыр юлламаларын Кырымга алыштырып булмаячак


Ялта. Архивтагы фото
Ялта. Архивтагы фото

Туроператорлар ял сайлаучы русияләргә Кырымны һәм Сочины тәкъдим итәчәк, ди туриндустрия түрәсе.

Русия туроператорлары Мисырга булган турларны Кырымга алыштыру мөмкинлеген кире кага. Бу хакта Русия туриндустрия берлегенең Төньяк-Көнбатыш төбәк бүлеге директоры Екатерина Шадская белдерә.

Шадская сүзләренчә, яңа юлламалар (путевкалар) алынган очракта гына Петербурдан Мисырга булган турларны Кырымга алыштырып булачак. Ягъни турширкәтләр Кырымга юллама алучылар булган очракта Мисыр турлары урнына очкычларны Кырымга җибәрә ала.

"Сүз комплекслы турлар турында бара, аңа чартер очышлар да керә. Шуңа күрә туроператорлар Мисырдагы кебек Төркия һәм Кыпрыста (Кипр) диңгез буе яллары тәкъдим итә", ди Шадская.

Түрә кайда барырга дип ял сайлаучы русияләргә туроператорлар хәзер Кырымны һәм Сочины тәкъдим итәчәк, дип тә белдерә.

Дүшәмбе Кырым башлыгы Сергей Аксенов русияләр Мисыр белән Төркия урнына Кырымга килер дип өметләнүен әйтте.

Русия җитәкчелегенең, очкыч һәлакәте сәбәпле, русияләрне Мисырга ялга җибәрүне тыюны белгечләр арасында "чикләрне ябу", акчаларны ил эчендә калдырырга омтылу, дип бәяләүчеләр дә бар.

XS
SM
MD
LG