Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфадагы татар активистлары телне яклап каршылык чарасы уздырмакчы


Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

10 ноябрь Башкортстан татар иҗтимагый үзәге әгъзалары чираттагы утырышында төрле мәсьәләләрне күтәрде. Ахырда тел статусы таләп итеп каршылык чарасы уздырырга карар ителде.

Чара оешма әгъзасы Вил Латыйповның “Звезда Поволжья” гәзитендә көн күргән язмасы белән танышудан башланды. “Конгресстан соң уйланулар” исемле ул язманы автор Свердлау өлкәсе татарларының корылтаенда булып кайтканнан соң язган. Анда шундый юллар бар:

“Татар теле бары тик тар даирәләрдә генә кулланыла. Бүгенге кешегә теләсә нинди коллективта аралаша ала торган, файда китерә торган тел кирәк. Шуңа балалар бакчасыннан башлап, мәктәп, югары уку йорты, хезмәт урыннарында да урыс теленә өстенлек бирелә. Хәтта урыс булмаган халыклар арасында туган телләрен белмәү цивилизациялелек булып саналу очраклары да бар. Милләтең белән аерылып тормасаң, сиңа тимиләр принцибы көтү инстинкты китереп чыгара”.

Чарада катнашкан автор Свердлау өлкәсендә милләтләре белән аерылып тормас өчен балаларга урыс исемнәре кушуларын да ачынып сөйләде. Милли проблемаларны күтәрергә шүрләү, көч структуралары тарафыннан куркытылуның безне икенче сортлы халык ясарга тырышулары дип бәяләвен әйтте.

Утырышта Фәридә Кудашева һәм Бәхти Гайсинның исемен мәңгеләштерү эшләре баруы турында да фикер алышу узды. Алда “Ике аккош” исемле чара булачагы, аның мөһимлеге турында әйтелде. Бик кискен каршы чыгышлар да булды. Шундый чыгышны рәссам Роберт Ярулла ясады:

Роберт Ярулла альбом белән таныштыра
Роберт Ярулла альбом белән таныштыра

“Менә минем кулымда Фәридә Кудашева турында фотоальбом. Аны ачып сезне таныштырам. Фәридә Кудашеваның кызы Ренара исемле, онгыгы Славяна дип язылган. Без татар җыры алиһәсе дип йөргән шәхеснең бу милли үзаң дәрәҗәсен күрсәтә. Ягъни аның җырчылыгы, сәләте һөнәр, акча эшләү юлы гына булып чыга. Шуңа без аларга бәяне уйлап бирергә тиеш. Шул у вакытта аның татар җыр сәнгатенә керткән өлешен дә тиешле бәяләргә бурычлы.”

Утырышта Башкортстанда татар филологиясенә хезмәт иткән галимнәр һәм татар шагыйрь-язучыларының балалары белән урысча аралашу очракларының да гадәти хәл булуы да аталды. Татар язучылары, шагыйрьләре арасында да һөнәрләрен кәсеп буларак кына карауларына борчылу белдерелде.

Чарада катнашучылар дингә дә сугылып үттеләр. ТИҮ рәисе урынбасары Рамил Хөсәенов:

“Безгә дин милләтләрне аермый дип аңлаталар. Ләкин мин моның белән һич кенә дә килешмим. Минем өчен беренчел тел. Әгәр телеңне югалтып, манкортлашсаң - синең мөселман булуыңнан ни файда? Дин ул телне сакларга булышлык итәргә тиеш. Вәгазьләр татар телендә укылырга тиеш. Дин җитәкчеләре телнең саклануы өчен дә эш алып барырга тиеш. Миңа урыслашкан ислам динен тотучыга караганда, телен белгән керәшен татары күпкә якын. Чөнки мин аның белән татар телендә аралашам. Дөрес, билгеле көчләр дин һәм телне махсус каршы куя. Ә руханиларыбыз аларның тегермәненә су коя.”

Утырыш ахырында каршылык чарасы уздыру карар ителде. Аның төп темасы милли үзаңны үстерүгә чакыру, тел статусы таләп итү булачак.

XS
SM
MD
LG