Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда урманны юк итеп бала тудыру йорты төземәкчеләр


Казанда урманны юк итеп бала тудыру йорты төземәкчеләр
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:25 0:00

Казанда урманны юк итеп түләүле бала тудыру йорты төземәкчеләр

Казан активистлары башкалада урман кишәрлеген юк итәләр дип чаң кага. 9 ноябрь Җиңү проспектыннан ерак булмаган дүрт гектарлы Әмәт һәм Горки урман кишәрлеген “Нуриевлар клиникасы” тарафыннан юк итүгә каршы җәмәгать тыңлавы узды. Җыелыш кайнар бәхәскә әверелде.

Казанлылар өчен чаңгы юлы булган урман кишәрлеге мөһимме, әллә түләүле бала тудыру йортымы? Әлеге сорауга башкаладагы яшеллек, урман-паркларны яклаучы активистлар белән “Нуриевлар клиникасы” башлыгының төзелеш буенча урынбасары Андрей Герасимов җавап табарга тырышты. Сәламәтлек өлкәсен бизнеска әверелдергән ширкәт вәкиленә бу көнне хуҗалары өчен шактый тырышырга туры килде.

Бәясе 340 миллион сумга төшәчәк, демографик хәлне яхшыртуга зур өметләр багланган бала тудыру йорты каршылыклы проект булып чыкты. Җыелышта спорт, яшеллек активистлары бер тавыштан урманга тимәскә дип каты тордылар. Ләкин клиника вәкиле уртак килешү табып була дигән өметтә калып, проектның мөһимлеген аңлатуын дәвам итте. Аның сүзләренчә, бала тудыру йортын төзер өчен санитар нормаларга туры килгән урынны бер елга якын эзләгәннәр, имеш Казанда башка андый мәйдан юк.

Сәламәтлек өлкәсен бизнеска әверелдергән абыйлы-энеле Нуриевларга Казан башкарма идарәсе (исполком) 40 урынга каралган балалар тудыру йортын салыр өчен җир бүлеп бирүен биргән. Әмма әлеге урынның ике урман кишәрлеге арасында булуы – казанлыларның яраткан урыннарын тартып алу һәм алар алдында җавап тотачагын уйламаганнар күрәсең. Экология активистлары, спорт җәмгыяте вәкилләре һәм җирле кешеләр монда бернинди дә сәламәтлек үзәге кирәкми дип каршы чыкты. Әлеге урында элек-электән спорт ярышлары үткән.

Андрей Герасимов сүзләренчә, урман үскән мәйданнарга беркем дә тими, алар киселмәячәк, аларны кисү турында сүз дә алып барылмаган һәм әлеге хәлгә беркем рөхсәт тә бирмәячәк. Сүз ике урман кишәрлеге арасындагы кечкенә куаклар үсеп утырган, тар сукмаклы, кирәксез мәйдан турында бара дип ышандырырга тырышты ул. Әлеге урын инфекция хастаханәсе белән янәшә урнашкан икән. “Киләчәктә үзәк тирәсен рәткә китереп, машина юлын үткәреп, санитар нормаларга яраклаштырып территорияне төзекләндерәсе булачак”, ди Герасимов.

Әлеге сүзләргә гаҗәпләнеп: “Сез әлеге урында чаңгы юлы үткәнен беләсезме соң? Бу җир һәрчак спорт уеннары үткәрү мәйданы булды. Халыкара тәҗрибәне карарга кирәк, мәсәлән, Европа шәһәрләрендә сәламәтлек биналары урманнарга зыян китерми торган итеп төзелгән, алар бер организм кебек, гармонияле эшләгәннәр. Ә монда ул тәҗрибәләр бөтенләй каралмаган”, диде тарихчы, активист, җәмәгать эшлеклесе Айрат Фәйзрахманов. Аның фикерләренә Татарстанның спорт министрлыгы вәкиле Сергей Гудин, “Негонки” велоклуб вәкиле Фәрит Әхмәтов та кушылды. Алар барысы да чаңгы юлын калдыру, шәһәрнең инфраструктурасына тимәү яклы. Казанда барлыгы өч чаңгы юлы барлыгы әйтелде, аларның бары тик икесе генә утлар белән җиһазландырылган. Шуларның берсе Горки һәм Әмәт урман кишәрлеге аралыгында урнашкан чаңгы юлы.

“Без каршылыклар тудырмыйча, уртак фикергә килергә телибез” ди активистлар. “Нуриевлар клиникасы”на альтернатив урын буларак Касыймовлар урамында урнашкан мәйданны карарга тәкъдим ителде. Сәламәтлек эшмәкәрләре вәкиле Герасимов барлык теләкләрне һәм каршы әйтелгән фикерләрне истә тотарга, аларны хуҗаларга җиткерергә ышандырды. Һәрхәлдә бу мәсьәлә әле ачык калды, казанлылар сүзенә колак салырлармы, әллә башлаган эшләрен үзләренчә ахырына җиткерерләрме, билгесез.

Горки һәм Әмәт урман кишәрлеге язмышы интернет кулланучыларны да битараф калдырмады, алар да үз битләренә урманны бетерүгә каршы язылган фикер-язмаларны күчереп куя башлады.

XS
SM
MD
LG