Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бакы мәхкәмәсе хокук яклаучы Ариф Юнысны төрмәдән азат итте


Ләйлә һәм Ариф Юнысларның эзәрлекләүләр башланганга кадәр төшкән фотолары
Ләйлә һәм Ариф Юнысларның эзәрлекләүләр башланганга кадәр төшкән фотолары

Сәясәт белгече һәм тарихчы Ариф Юныска һәм аның җәмәгате Ләйләгә уйлап чыгарылган гаепләүләр белдерелеп, алар озак вакытка төрмәгә ябылган иде.

Азәрбайҗан башкаласы Бакыда мәхкәмә, сәламәтлеге начарлану сәбәпле, Ариф Юнысны төрмәдән чыгарды. 12 ноябрьдә үткән мәхкәмәдә Юнысны өй сагына күчерү карары укылды.

Юныс Бакыдан читкә чыгып йөри алмаячак, бу хакта ул мәхкәмәдә документ имзалады.

Быел август аенда Бакыдагы мәхкәмә хокук яклаучы Ләйлә Юныска 8,5 ел, ә аның ире Ариф Юныска 7 елга ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарган иде.

27 июльдә башланган мәхкәмә утырышларында Ариф хәтта утырып та тора алмаган һәм һәрвакыт аңа медицина ярдәме күрсәтелгән.

58 яшьлек Ләйлә Юныс 2014 елны тоткарланган иде. Аңа төрле, шул исәптән ватанга хыянәт гаепләве белдерелде. Бераз соңрак аның ире – җәмәгать активисты Ариф Юныс да тоткарланды.

"Гражданское содействие" комитеты башлыгы Светлана Ганнушкина фикеренчә, хакимиятнең бу гамәлләре Юнысларның азәрбайҗан сәяси тоткыннары исемлеген бастыру белән бәйле.

Адвокатлар һәм хокук яклаучылар төрмәдә Ләйлә Юнысны кыйнаулары һәм аңа карата рәхимсез булулары турында сөйләгән иде. Amnesty International ирле-хатынлы Юнысларны "вөҗдан тоткыны" дип атады.

XS
SM
MD
LG