Accessibility links

Кайнар хәбәр

TürkVizyon балалар бәйгесендә Татарстанны Сәидә Мөхәммәтҗанова вәкиллек итәчәк


TürkVizyon 2015 бәйгесенә Татарстан вәкилен сайлау
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:09 0:00

TürkVizyon 2015 бәйгесенә Татарстан вәкилен сайлау

12 ноябрь Казанда TürkVizyon 2015 җыр бәйгесенә Татарстаннан сайлап алу туры үтте. Декабрьдә Истанбулда узачак финалда балалар бәйгесендә Татарстанны Сәидә Мөхәммәтҗанова вәкиллек итәчәк. Өлкәннәр бәйгесенә кем барачагы әлегә билгесез.

TürkVizyon җыр бәйгесенә сайлап алу быел ике категориядә -- 8-14 яшькә кадәрге балалар һәм 18 яшьтән өлкәнрәк сәнгатьчеләр арасында үтте.

"Пирамида" күңел ачу үзәгендә узган чарада катнашучылар чыгышларын татарча һәм фонограммасыз башкарды. Алып баручылар сәнгатьчеләрне тамашачыга татар һәм урыс телләрендә тәкъдим итте.

Жюри әгъзалары балалар арасында җиңүчене бик җиңел сайлап алса, 18 яшьтән өлкәнрәкләр арасында беренче урынны алучыны ачыклый алмады. Жюри рәисе Венера Ганиева барлык сәнгатьчеләргә рәхмәт әйтеп, җиңүчене ун көннән ачыклаячакларын белдерде.

"Мондый бәйгеләрдә һәрвакыт катнашырга кирәк. Чөнки бу бәйгеләр үзенә күрә бер сынау. Аннан соң бу чаралар сәнгатьчеләр өчен бер аралашу мохиты да тудыра. Бу исә сезнең тормышыгызны баета.

Жюри әгъзаларының эше бик катлаулы булды. Без бүген сезнең арадан бер җиңүчене игълан итергә тиеш идек. Әмма алынган баллар буенча бүгенге көндә ике җиңүче булды. Аның берсе "Ямьле" ансамбле, икенчесе -- Илнар Миранов.

Без шушы ике конкурсантка ун көн вакыт бирәбез. Һәм ун көннән без аларның програмнарын тагын бер кат тыңлыячакбыз. Шуңа ышанабыз ки, Төркиянең Истанбул шәһәрендә узачак быелгы TürkVizyon җыр бәйгесенә Татарстаннан иң яхшы вәкилне җибәрәчәкбез", диде ул.

Төркиянең Искешәһәр каласында узган беренче TürkVizyon җыр бәйгесендә Татарстанны вәкиллек иткән Алинә Шәрипҗанова дүртенче, ә узган ел Казанда узган икенче бәйгедә Айдар Сөләйман икенче урыны алган иде.

Казанда узган финалда өченче бәйгенең Төрекмәнстанның Мерв шәһәрендә оештырылачагы әйтелсә дә, сайлап алу турында быелгы бәйгенең 17-19 декабрь көннәрендә Истанбул шәһәрендә үтәчәге әйтелде.

XS
SM
MD
LG