Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда очкыч корбаннарының туганнары аларның нигә һәлак булганын әле дә белми


Казан һава аланында Боинг фаҗигасенең ике еллыгын искә алдылар
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:53 0:00

17 ноябрьдә Казан һава аланында "Боинг-747" фаҗигасенә багышланган матәм митингы узды. Ике ел элек булган һәлакәтнең 50 корбанын искә алырга 150ләп кеше килгән иде. Алар арасында корбаннарның якыннары, түрәләр һәм авиация өлкәсе хезмәткәрләре. Дәүләт эшлеклеләреннән Татарстан премьер-министры Илдар Халиков бар иде.

Фаҗигадә улы Ирекне югалткан президент Рөстәм Миңнеханов чарада юк иде. Республика башлыгы бу көннәрдә Финляндия сәфәрендә. Корбаннар исеменә куелган һәйкәлгә аның бертуганы, Татарстан ЮХИДИ башлыгы Рифкать Миңнеханов чәчәкләр салды.

Фаҗигадә якыннарын югалтучылар очкычның нигә төшкәнен әле дә белми һәм бу сорау аларны һаман борчый. Казада оныгын югалткан Ләлә Солтанова Азатлыкка: "Казаның ни өчен булганын без һаман белмибез. Кешеләргә берни әйтмиләр. Үзебезнең дә инде хәзер казынасы килми, күңел сыкрый", диде.

Фаҗиганең сәбәбе ике ел дәвамында ачыкланмады. Тикшерүне Халыкара авиация комитеты алып бара. Шулай да якын арада комитет тикшерү белән бәйле белдерү ясаячак дигән хәбәр бар.

Татарстан авиаширкәтенең "Боинг-747" очкычы 2013 елның 17 ноябрендә Казан һава аланына төшеп җимерелде. Каза нәтиҗәсендә 44 юлчы һәм 6 экипаж әгъзасы һәлак булды.

XS
SM
MD
LG