Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: А321 очкычына куелган бомба элек Мәскәүдә кулланылган шартлаткычка охшаш


Белгечләр шартлаткыч өчен кулланылган әйберләрне теләсә-кайсы кибеттән сатып алып була дип саный.

А321 Русия очкычында теракт оештыру өчен кулланылган булырга мөмкин шартлаткычның Мәскәүдә 1999 елда торак йортны шартлаткан кулдан эшләнгән бомбага тиң. Бу хакта "Коммерсант" газетасына экспертлар белдерә.

Алдагы көнне Русиядә тыелган "Ислам дәүләте" террор оешмасы үзләренең Dabiq журналында кулдан эшләнгән бомбаның фотосын урнаштырды. Ул Schweppes эчемлегенең алюминий шешәсе, электродетонатор белән күчергечтән ясалган.

Шартлаткычлар техникасы белгече фотода “советлардагы гади электродетонатор” һәм көнкүрештә кулланыла торган өзгечкә (выключатель) изолента белән беркетелгән сәгать куелганын әйткән. Барлык бу әйберләрне теләсә-кайсы кибеттән алып була.

Газета мондый шартлаткычларның Төньяк Кавказ сугышчылары тарафыннан кулланылганын бәян итә.

Экспертлар рәсемдә күрсәтелгән шартлаткычны гамәлгә китерү механизмы Мәскәүдә 1999 елда йортлар шартлатуда кулланылган бомбага тиң булуына игътибар иткән. Ул вакытта 230 кеше һәлак булган иде һәм Русия хакимияте теракт оештыруда Төньяк Кавказда хәрәкәт итүче Хәттаб һәм Абу Умарны гаепләде.

Мисырда Русия очкычы һәлакәте өчен җаваплылыкны “Ислам дәүләте” оешмасы алган иде. Анда 224 кеше үлде.

XS
SM
MD
LG