Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама Асадның хакимияттә калу мөмкинлекләрен күрми


Обама(у) һәм Трюдо.
Обама(у) һәм Трюдо.

АКШ президенты Барак Обама Манилда Азия-Тын океаны илләре саммитында катнаша.

АКШ президенты Барак Обама Сүрия президенты Бәшәр Асад хакимияттә калганда ватандашлар сугышын туктатырга шартлар юк дип саный. Бу хакта Обама Филлипинда Азия-Тын океаны илләре саммиты (АТЭС) кысаларында Канада премьер-министры Трюдо белән икеяклы сөйләшүдән соң әйтте.

АКШ президенты сүзләренчә, Асадның киләчәге аңардан яки аның карарыннан тормый. «Хәтта мин барысы да яхшы, ярар ул хакимияттә калсын дисәм дә бу барып чыкмаячак. Сез Сүрия халкын мондый нәтиҗәгә ризалаштыра алмыйсыз», диде Обама.

Ул шулай ук киләчәктә утны туктатуга һәм тынычлык урнаштыруга китерергә мөмкин Сүриягә бәйле Вена сөйләшүләре максатларын да бәян итте.

Обама фикеренчә, Сүриягә бәйле сөйләшүләр уңай тәмамлансын өчен Русия һәм Иран «катгый карар кабул итәргә тиеш».

"Алар чыннан да Асадны яклаячагына һәм Сүриядәге барлык оппозициягә каршы чыгып илдә хәрби гамәлләр белән отачакларына ышанамы, яисә алар Сүрия дәүләтен коткарып калу һәм Сүриядә чыннан да кануни булачак яңа хакимият төзү өчен халыкара җәмәгатьчелек һәм БМО белән эшләү яхшырак дип саныймы?", диде Барак Обама.

Русия Көнбатыш «Ислам дәүләте» террор оешмасына каршы халыкара коалиция булдырасы килсә, Сүрия президенты Бәшәр Асадны үз вазифасыннан җибәрү таләбеннән баш тартырга тиеш дип саный. Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров террорга каршы көрәштә ниндидер таләпләр кую урынлы түгел дип белдерә. Чәршәмбе көнне ул Париж теракты һәм Мисырда Русия очкычы һәлакәтеннән соң Көнбатышның карашы үзгәрде дип әйтте.

XS
SM
MD
LG