Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сен-Денида полиция рейды барышында Париждагы терактны оештыручы дип саналган Абауд үтерелгән


Уртадагысы Абделхәмид Абауд
Уртадагысы Абделхәмид Абауд

Франциядә гадәттән тыш хәл өч айга озайтылды. Аны теракттан соң Франция президенты керткән иде.

Кичә Парижның Сен-Дени районында узган полиция рейдында үтерелгәннәр арасында тумышы белән Бельгиядән булган Габделхәмид Абауд булуы ачыкланган. Полиция нәкъ Абауд 13 ноябрьдә Париждагы терактны оештыручы булгандыр дип саный.

Атнакич көнне Франция парламенты илдәге гадәттән тыш хәлне өч айга озайтты. Аны теракттан соң Франция президенты Франсуа Олланд керткән иде.

Махсус йөкләмәгә күрә, хәзер полиция вәкилләре хезмәттә булмаса да корал йөртергә һәм террор һөҗүме куркынычы булганда аны кулланырга хокуклы. Шул ук вакытта аларның кулларында полиция икәнен белгертүче тукыма тагылган булырга тиеш.

XS
SM
MD
LG