Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда "Болгарым" симфониясе башкарылды


Казанда "Болгарым" симфониясе башкарылды
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:57 0:00

18 ноябрьдә Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында "Болгарым" симфониясенең премьерасы узды. Ул София Гобәйдуллина исемендәге "Конкордия" заманча музыка фестиваленең финалында шыгрым тулы залда уйналды.

Симфонияне 2013 елда вафат булган композитор Шамил Тимербулатов язган. Текст авторлары – Равил Фәйзуллин һәм Җәүдәт Сөләйман.

Фестиваль җитәкчесе һәм дирижер Александр Сладковский кичәне Синай күгендә һәм Париждагы террор гамәлләре корбаннары истәлегенә тынлык минутыннан башлады.

"Болгарым" симфониясе – халыкның юкка чыгуы һәм кире торгызылуы, газап һәм интегүләр, туган туфракның яңарышы турында. Авторларның берсе - Равил Фәйзуллин әйтүенчә, Болгар темасының сәнгать һәм классик музыкада чагылуы тарихи шәһәрнең соңгы вакытта күтәрелеп китүе, халыкара масштабта таныла башлавы белән бәйле.

"Максатларыбызның берсе – халкыбызда горурлык хисе уяту. Мин бу әсәрдә мескенлек хисе күрмәдем. Ул башкарылганда тамашачы горурланып, тураеп китте шикелле", – ди автор.

XS
SM
MD
LG