Accessibility links

Кайнар хәбәр

Зифа Кадыйрова – Башкортстанда иң популяр татар язучысы

Чаллыда яшәп иҗат итүче Зифа Кадыйрова "Иң популяр язучы" номинациясендә җиңүче дип игълан ителде

Ел башында Башкортстанның татар басмаларында "Балкыш" әдәби бәйгесе игълан ителгән иде. 19 ноябрь Уфа "Нур" татар дәүләт театрында йомгаклау тантанасы узды.

Бәйгедә республика татарларының “Кызыл таң”, “Өмет” татар яшьләр гәзите, бәйсез “Диләфрүз” гәзите һәм “Тулпар” журналлары катнашты. Алар үзләрендә ел барышында басылган шигъри сәхифә, хикәя, повесть, тәнкыйть һәм сатира-юмор жанрларыннан икешәр авторны тәкъдим итте. Бәяләмә төркеме аларны карап, иң яхшы әсәрләрне билгеләде.

Чарада беренче булып сүзне Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтарияте рәисе, республика парламенты депутаты Римма Үтәшева алып, Татарстан мәдәният министрлыгына бу чараны уздыруга грант бирүе өчен рәхмәт белдерде. Чараның республикада татар әдәбиятын үстерүгә өлешенә, сәләтле каләм ияләрен дәртләндерү җәһәтеннән зур бәя бирде.

Аннан соң җиңүчеләрне бүләкләү башланды. Шигърият буенча беренче урынны “Өмет” гәзитендә чыккан сәхифәләре өчен шагыйрь Рим Идиятуллин яулады. Прозада “Тулпар” журналында көн күргән “Бәхет күктән төшми” повесте өчен Мансаф Гыйләҗев лаек булды. Сатира-юмор жанрында Рәдиф Тимершин, тәнкыйтьтә Ләйсән Кәшфи беренче урынны алды. Аларның әсәрләре дә “Кызыл таң”да көн күргән.

Чаллыда яшәп иҗат итүче Зифа Кадыйрова “Иң популяр язучы” номинациясендә җиңүче дип игълан ителде. Чарада ул шулай дип чыгыш ясады:

“Минем мондый зур сәхнәгә һәм язучылар алдына беренче тапкыр чыгуым. Мин иҗат иткән соңгы биш елда барлыгы 103 тапкыр укучылар белән очраштым. Әле яңа китабым басыла. Аның белән китапларымның гомум тиражы 103 меңгә җитә. Мин кемнеңдер китереп биргәнен көтмим, мөхәррирне дә, рәссамны да, корректорны да үзем табам, түлим һәм нәшер итәм. Халык китап укымый дигән сүз дә дөрес түгел. Халык укый, ләкин аларның китап сатып алыр урыннары юк. Иң бай шәһәр һәм районнарда да китап кибетләре юк. Әдәбият елында шуларга да игътибар итәсе иде”.

Бүләкләү җыр, спектакльләрдән өзекләр, театр артистларының авторларның әсәрләрен сәнгатьле укуы белән аралаштырып барды.

Чара ахырында бәяләмә төркеме рәисе, “Кызыл таң” нәшрият йорты директоры Фаил Фәтхетдинов бу чараны киләчәктә дә дәвам итү, драматургия, балалар әдәбияты кебек жанрларны да өстәү кирәклеген әйтте. “Балкыш”ны традициягә кертү кирәклеген күтәрде. Бу башлангыч алкышлар белән хупланды.

"Балкыш" әдәби бәйгесенең йомгаклау тантанасы

Шагыйрь Фәрит Габдрәхим
1/10 Шагыйрь Фәрит Габдрәхим
Ел башында Башкортстанның татар басмаларында "Балкыш" әдәби бәйгесе игълан ителгән иде. 19 ноябрь Уфа "Нур" татар дәүләт театрында йомгаклау тантанасы узды.
Тәнкыйтьче Ләйсән Кәшфине бүләкләү
2/10 Тәнкыйтьче Ләйсән Кәшфине бүләкләү
Ел башында Башкортстанның татар басмаларында "Балкыш" әдәби бәйгесе игълан ителгән иде. 19 ноябрь Уфа "Нур" татар дәүләт театрында йомгаклау тантанасы узды.
Тамашачылар
3/10 Тамашачылар
Ел башында Башкортстанның татар басмаларында "Балкыш" әдәби бәйгесе игълан ителгән иде. 19 ноябрь Уфа "Нур" татар дәүләт театрында йомгаклау тантанасы узды.
Аксакал язучылар Рим Идиятуллин, Фәрит Габдрәхим, Рәшит Сабит, Эдуард Әгъзами (с)
4/10 Аксакал язучылар Рим Идиятуллин, Фәрит Габдрәхим, Рәшит Сабит, Эдуард Әгъзами (с)
Ел башында Башкортстанның татар басмаларында "Балкыш" әдәби бәйгесе игълан ителгән иде. 19 ноябрь Уфа "Нур" татар дәүләт театрында йомгаклау тантанасы узды.
Алып баручылар Финә Латыйпова, Нурлан Гадел һәм бәяләмә төркеме рәисе Фаил Фәтхетдинов
5/10 Алып баручылар Финә Латыйпова, Нурлан Гадел һәм бәяләмә төркеме рәисе Фаил Фәтхетдинов
Ел башында Башкортстанның татар басмаларында "Балкыш" әдәби бәйгесе игълан ителгән иде. 19 ноябрь Уфа "Нур" татар дәүләт театрында йомгаклау тантанасы узды.
Рим Идиятуллин чыгыш ясый
6/10 Рим Идиятуллин чыгыш ясый
Ел башында Башкортстанның татар басмаларында "Балкыш" әдәби бәйгесе игълан ителгән иде. 19 ноябрь Уфа "Нур" татар дәүләт театрында йомгаклау тантанасы узды.
Фәүдәт Гыйләҗев җырлый
7/10 Фәүдәт Гыйләҗев җырлый
Ел башында Башкортстанның татар басмаларында "Балкыш" әдәби бәйгесе игълан ителгән иде. 19 ноябрь Уфа "Нур" татар дәүләт театрында йомгаклау тантанасы узды.
Прозаик Хисаметдин Исмәгыйлев чыгышы
8/10 Прозаик Хисаметдин Исмәгыйлев чыгышы
Ел башында Башкортстанның татар басмаларында "Балкыш" әдәби бәйгесе игълан ителгән иде. 19 ноябрь Уфа "Нур" татар дәүләт театрында йомгаклау тантанасы узды.
Язучы Рәшит Сабит
9/10 Язучы Рәшит Сабит
Ел башында Башкортстанның татар басмаларында "Балкыш" әдәби бәйгесе игълан ителгән иде. 19 ноябрь Уфа "Нур" татар дәүләт театрында йомгаклау тантанасы узды.
Зифа Кадыйрова
10/10 Зифа Кадыйрова
Ел башында Башкортстанның татар басмаларында "Балкыш" әдәби бәйгесе игълан ителгән иде. 19 ноябрь Уфа "Нур" татар дәүләт театрында йомгаклау тантанасы узды.
Previous slide
Next slide

XS
SM
MD
LG