Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Мәхәллә 2.1" мәктәбе исламга карата тискәре карашларны үзгәртмәкче


"Мәхәллә 2.1" мәктәбе исламга булган радикаль карашны үзгәртмәкче
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:20 0:00

"Мәхәллә 2.1" мәктәбе исламга булган радикаль карашны үзгәртмәкче

19-23 ноябрь Казанда "Мәхәллә 2.1" мөселман яшьләре лидерлары мәктәбе уза. Әлеге проект былтыргы "Мәхәллә 2.0" мәктәбенең дәвамы булып тора. Галимә Резеда Сафиуллина сүзләренчә, ислам динен терроризм белән бәйләү ниятләре һәм мөселманнарның җәмгыятьтә актив булмавы бу мәктәпне оештыруга этәргән.

"Мәхәллә 2.1" проектын башкалада Татарстанның Диния нәзарәте, Русия ислам университеты һәм Казан федераль университетының Ислам мәгарифен һәм исламиятне үстерү ресурс үзәге оештыра.

“Без әлеге мәктәпне мөселманнарның активлыгын арттыру ниятеннән оештырабыз. Алар Русиянең тулы хокуклы гражданнары. Хәләл ризыклар, яулык кию, дини тәрбия, дини белем бирү мәсьәләсе белән авырлыклар туа. Катнашыр алдыннан, яшьләр анкеталар тутырып, дин проблемнарын чишүгә барлык булган идеяләрен безгә җиткерделәр”, диде галимә Резеда Сафиуллина. Аның сүзләренчә, дөньядагы сәяси вакыйгалар, мәгълүмат кырында ислам динен терроризм белән бәйләү ниятләре Казандагы гыйлемле ислам дине активистларын "Мәхәллә" мәктәбен оештырырга этәргән.

“Күп очракта мөселманнар үз хокукларын дөрес кулланмый. Мәгълүмати кырда “ислам” сүзе террор, экстремизм, радикализм, шартлату, куркыныч хәлләр белән тәңгәл куела. Ислам оешмаларының мәгълүматлары күп очракта коры хисапка гына кайтып кала. Бүген киң җәмәгатьчелек ислам объектив мәгълүмат алудан мәхрүм”, ди Резеда ханым.

Мөселман лидерлары мәктәбенә дәүләткә һәм җәмгыятькә файда китерергә теләге булган актив яшь мөселманнар җыелган. Проектта катнашучыларының географиясе киң. Яртысы Татарстаннан булса, калганнары Идел буе, Төньяк Кавказ төбәкләрен, Мәскәү өлкәсен вәкиллек итә. Проектны оештыручыларның берсе Аммар әл-Анси әйтүенчә, мәктәптә укыту өч тармакка бүленә: дини белем, фән һәм заманча треннинглар, мастер-класслар. “Укыту өчен без көчле дин әһелләрен, галимнәрне, треннинг-белгечләрне җәлеп иттек”, диде “Мәхәллә” проекты координаторы.

Әлеге мәктәптә катнашучы 80ләп яшь мөселман лидерлары 21 ноябрьдә Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин белән очраша.

XS
SM
MD
LG