Халыкара Anonymous төркеме һакерлары "Ислам дәүләте" исемле төркем сугышчыларының Франция, Италия, АКШ, Лүбнән һәм Индонезиядә террор һөҗүмнәре әзерләве турында белдерде.
Һакерлар хәбәр итүенчә, террорчылар һөҗүмнәрне 22 ноябрьгә әзерли.
АКШның федераль тикшерүләр идарәсе ФБР андый һөҗүмнәр әзерләнүе турында мәгълүматка ия булмавын белдерде. Шулай да һакерларның һөҗүм әзерләнүе турындагы мәгълүматы нигезендә Атланта шәһәрендә иминлек чаралары арттырылачак.
Парижда 13 ноябрьдә булган террор һөҗүмнәреннән соң Anonymous һакерлары "Ислам дәүләте" оешмасына каршы сугыш игълан иткән иде.