Казанның Апанай мәчетендә 25 ноябрь "Иман" нәшриятының 25 еллыгына багышланган конференция үтәчәк. "Татарларның китап чыгаруында милли һәм дини фактор" исемле чарада танылган дин әһелләре, галимнәр һәм хакимият вәкилләренең катнашуы көтелә, дип хәбәр итә Татарстан диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.
"Иман" нәшриятына 2012 елда атып үтерелгән дин әһеле һәм җәмәгать эшлеклесе Вәлиулла Ягъкуб нигез салган иде. Ул Русиядә совет чорыннан соң ачылган беренче мөселман нәшрияты булды.