Accessibility links

Петербурда үлгән таҗик баласының гаиләсен өйдән куып чыгарганнар


Умарали Назаров гаиләсе
Умарали Назаров гаиләсе

Биш айлык баласын югалткан, әнисе кире Таҗикстанга кайтып китәргә мәҗбүр булган гаиләне Петербурда яшәгән өйләреннән куганнар.

Петербурда таҗик мигрантларын яшәгән йортларыннан куып чыгарып бинага йозак элеп куйганнар, дип яза "Коммерсант". Назаровлар гаиләсе адвокаты Ольга Цейтлина килгәндә инде өй кирәк-яраклары урамда, ишекләр бикле булган. Гаилә үзләрен Адмиралтейский районы полициясе һәм Федераль миграция хезмәте кешеләренең куганын белдергән. Петербур эчке эшләр идарәсендә бу эшкә "Адмиралтейский районы полициясенең катнашы булмавын" әйткәннәр.

Петербур милек комитеты мәгълүматларына караганда, 44 метрлык өч бүлмәле фатир шәһәр милке булган, яшәү өчен яраклы булмаган, аны арендага бирергә ярамаган булган. Назаровлар гаиләсе аның өчен ай саен 25 мең сум түләп торган. Назаровларны бу фатирга керткән һәм акчаларын алып торган кеше качкан, элемтәгә чыкмый.

Назаровлар гаиләсенең биш айлык уллары 13 октябрь үлде. Ул көнне аның әнисе Зарина Юнусованы кулга алганнар. Үзен камерага ябып, баласын алып киткәннәр. Икенче көнне аңа баласының үлгәнен, сәбәбен белмәүләрен әйткәннәр. Баланың мәете әти-әнисенә бер атна бирелмәде. Соңыннан бала мәете һәм аның әнисе Таҗикстанга җибәрелде.

XS
SM
MD
LG