Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эчке эшләр министрлыгы: Алабугада татар активистларын тоткарлау кануни


Русия эчке эшләр министрлыгының Татарстандагы идарәсе Алабугада татар активистлары кануни тоткарланган, дип белдерә.

Русия эчке эшләр министрлыгының Татарстандагы идарәсе Алабугада татар активистларын тоткарлау кануни булган дип саный.

Татарстандагы эчке эшләр министрлыгыннан Алабуга активистларын тоткарлаганда канун бозулар булмаган дигән җавап килгән. Бу хакта Азатлыкка Татарстан Дәүләт шурасының фән, мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты башлыгы Разил Вәлиев хәбәр итте. Ул, депутат буларак, Алабугадагы хәлләргә карата министр Артем Хохорин исеменә аңлатма, канунилыкны тикшерүне сорап рәсми хат җибәргән иде.

"Хатта көч куллану турында бер сүз дә юк", ди Разил Вәлиев.

21 октябрьдә бер төркем полиция хезмәткәрләре Алабугада татар иҗтимагый үзәге җыелышына бәреп кереп, көч кулланып, берничә активистны тоткарлаган иде. Алар арасында Азатлык хәбәрчесе дә булды.

XS
SM
MD
LG