Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бабичка иярсәң, соңгы террорларны Татарстан да финанслаган булып чыгамы?


Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Төркия президенты Рәҗәп Таййип Эрдоган
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Төркия президенты Рәҗәп Таййип Эрдоган

Русия хакимияте террорчылыкны финанслауда гаепләгән Төркиянең Татарстан белән дә икътисади хезмәттәшлеге зур. Эрдоган Русиянең үзен террорчылар белән алыш-бирештә гаепләде.

Русия президентының Идел буе төбәгендәге вәкиле Михаил Бабич А-321 очкычы һәлакәте һәм Парижда булган террор һөҗүмнәре өчен Төркияне гаепләде. Бабич әйтүенчә, Парижда 130лап кешене үтерүне дә, Мисырдан кайтучы Русия очкычын шартлатып 224 кешене үтерүне дә Төркия финанслаган.

Михаил Бабич
Михаил Бабич

Анкараны "Ислам дәүләте" төркеме белән нефть сәүдәсендә гаепләгән Путин вәкиле 1 декабрь көнне Түбән Новгородта Идел буе төбәге журналистлары белән очрашуда Төркия белән мөнәсәбәтләргә тукталып: "Алар анда казанган бу акчаларга безнең ике хәрби генә үтерелмәде бит. Бу нефтьне сатып алып, бу нефтьне сатып, бушлай диярлек алып, бөтенләй башка бәягә сатып анда террорчыларга бик нык ярдәм иткәннәр. Бу керемнәр террорчылыкны финанслаган булып чыга. Бу акчага Синай өстендә безнең очкыч шартлатылган, бу акчага Париждагы террор гамәлләре кылынган, гомумән, бу акчага террор эшчәнлеге дигән нәрсә финансланган булып чыга бит. Моны нинди икътисади элемтәләр белән аклап була? Әгәр дә бер дәүләт дөнья сәясәтендә шундый урын ала икән, димәк аңа карата иң кырыс чикләүләр кертергә кирәк", диде.

Бу уңайдан Татарстанның Төркия белән икътисади бәйләнешләренә тукталып Бабич: "Татарстанның икътисади програмнарына, проектларына килсәк, чыннан да, анда Төркия белән икътисади мөнәсәбәтләр бик актив рәвештә үсә барды. Бу проектларны, бу заводларны, ширкәтләрне күрдем, беләм. Әйтүемчә, акыллы мөнәсәбәт булачак. Саклап калу мөмкин булган һәм ул сәяси максатка ирешүгә комачауламаган урында, анда, димәк, күрәсең, чишелеш табылыр. Әмма сизелерлек җавап бирергә кирәк, алар берәгәйле итеп, мәңгелеккә аңласын... Төрек сайлаучылары да аңласын һәм уйлансын: аларга бу сугыш ник кирәк соң? Бу дәүләт башлыгы өчен тавыш биргән кешеләр дә алдагы тавыш бирүгә килгәндә үзләре өчен ниндидер нәтиҗә ясасын. Күрәсең, миллионнарча кеше мондый авантюра тотыгы булмасын өчен, аяклары белән ничектер башкача тавыш бирерләр", диде.

Анкара-Мәскәү мөнәсәбәтләрен зур игътибар белән күзәтеп барган тарихчы Нурулла Гариф Азатлыкка Бабичның Төркияне террорчылыкка ярдәм итүдә гаепләвен ялган дип атады һәм Русиянең Төркиягә каршы чикләүләрен хөкем итте:

Нурулла Гариф
Нурулла Гариф

"Берәр нинди гадәттән тыш хәл булса, алар бөтенесен дә белгән кебек сөйлиләр һәм үз халкына ялган тараталар. Алар бер яктан халыкны мәгълүмат алудан читләштерәләр һәм үзләренең ялган мәгълүматлары белән шыплап тутыралар гади халыкны.

Икенчедән, алар азык-төлек мәсьәләсендә Русияне тәэмин итә алмыйлар һәм халыкны шул азык-төлектән мәхрүм итәләр. Ә бит халыкның хокуклары бар, мәсьәлән, ял итү хокукы бар, чит илләргә чыгу хокукы бар, төрле ризыкны сайлап алу хокукы бар. Ә дәүләт халыкны мондый хокуклардан чикли һәм шул чикләүләрне аклар өчен ялган хәбәрләр тарата.

Шул ук вакытта аның һәр чикләве Русия файдасына түгел. Төркия ул үзен яклый ала, саклый ала, ашата, тәэмин итә ала. Ә менә Русия үзенең халкын азык-төлек, матди яктан, акчалар белән тәэмин итә алырмы монысы шикле.

Бу дәүләттә барысы да ялганга корылган. Һәм шул ялган белән генә халыкны буйсындырып, баш күтәрүдән саклап тору мөмкинлеге бар, аларның башка мөмкинлекләре тарайганнан тарая бара.

Менә мин үзем дә чагыштырам. Русия хәзер Сүрияне бомбалый, Асад соравы белән, Төркиянең артына чыгып. Хәзер Украина сораса, Төркия килеп донбассларны, луганскиларны бомбалый башласа, ул нәрсә кыланыр икән? Ул уйлый: аңа ярый, башкаларга ярамый", дип сөйләде Нурулла Гариф Азатлыкка.

Бабич Төркияне Ислам дәүләте төркеме белән сәүдә итеп А-321 очкычын бәреп төшерүне һәм Париждагы террор гамәлләрен финанслауда гаепләде. Шул ук вакытта Татарстанның Төркия белән хезмәттәшлеге зур булуына басым ясады. Аның фикерен дәвам итсәң, "Террорчылыкны финанслаучы" Төркия белән алыш-биреш иткән, уртак ширкәтләрдән аларга дивидентлар түләгән Татарстан да Русия очкычын бәреп төшерүгә, Париждагы террорга өлеш керткән булып чыга түгелме соң, дигән сорауга Нурулла Гариф: "Анысын мин белмим. Без белмәгән әйберләр күп дип уйлыйм мин. Алар менә шуларны бомбалап нефть бәясен күтәрергә тырышалардыр. Чөнки Русиянең яшәү-яшәмәве нефть бәясенә терәлеп тора кебек миңа. Чөнки эшләп ашаучы кеше юк бу илдә. Шул булган байлыкны сатып кына. Ә нефтьнең бәясе төште. Менә алар шул бомбалап нефтьнең бәясен күтәрергә телиләр дигән фикер кала миндә", дип җавап бирде.

Русия үзе дә 2014 елда Төркия импорты өчен 6,6 миллиард доллар түләгән. Моннан тыш Русия туристлары да Төркиягә 4 миллиард доллар китергән дип исәпләнә. Бабич мантыйгы белән фикеләгәндә, "террорчылыкны финанслауда" Төркиягә Русия дә бик зур ярдәм күрсәткән булып чыга.

Рәҗәп Таййия Эрдоган
Рәҗәп Таййия Эрдоган

Ул арада 3 декабрьдә Төркия президенты Рәҗәп Таййип Эрдоган Русиянең гаепләүләрен кире кагып, "Ислам дәүләте" төркеме белән нефть сәүдәсе алып баруда Русиянең үзен гаепләп чыкты. Телевидение аша күрсәтелгән мөрәҗәгатендә Төркия президенты: "Ислам дәүләте"ннән нефтьне кем сатып ала? Моны әйтергә рөхсәт итегез. Сүриядә туган, Русия паспортына ия булган Джордж Һасвани бу алыш-бирештәге иң зур кәсепче" дип белдерде.

Сүрия режимына "Ислам дәүләте"ннән нефть алуда ярдәм итүче арадашчы саналган Һасвани күптән түгел АКШ һәм Европа берлеге чикләүләренә дучар булган иде.

Эрдоган "Ислам дәүләте" белән нефть сәүдәсе алып баруда исемен атап әйтми генә "Русиянең күренекле шахматчысы"н да гаепләде. Калмыкстанның элекке президенты, Дөнья шахмат федерациясен озак еллар җитәкләгән бай кәсепче Кирсан Илюмжинов узган айда гына АКШның чикләүләр исемлегенә кертелгән иде.

XS
SM
MD
LG