"Төрек студентларының Башкортстаннан китүе – үзләренең карары"
Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогика университетының җәмәгатьчелек белән бәйләнешләр өчен җаваплы вәкиле Зилия Абулгатина Азатлыкка: "Бүген Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогика университетында Төркиядән студентлар белем ала, әмма Русия белән Төркия арасындагы дәүләтара мөнәсәбәтләр үзгәрү сәбәпле, университетта укучы 31 төрек студенты әти-әниләренең теләге белән безнең университетта белем алуны туктатырга карар итте. Алар вакытыннан алда имтихан тапшыра һәм туган якларына кайтырга җыена" дип белдерде. Университет җитәкчелеге Төркиядән килеп укучыларга Мәскәү белән Анкара арасындагы киеренкелек сәбәпле бернинди басым ясалмый, куркыныч янамый, аларның кайтып китү карары бары тик үзләренә генә бәйле, ди.
мультимедиа
-
сентябрь 16, 2026Милли биюләр флешмобында татар һәм башкортлар да катнашты
-
сентябрь 15, 2026Башкорт активисты Айрат Дилмөхәммәтов иреккә чыкты
-
сентябрь 13, 2026Түбән Камага һөҗүм: ике кеше һәлак
-
сентябрь 11, 2026Удмурт галиме Альберт Разинның теле хакына үлеменә 7 ел
-
сентябрь 09, 2026Татар шагыйре Путин сугышын данлаган урын ачкан
-
сентябрь 08, 2026Башкорт теленә өстенлек: элмә такталарына яңа таләпләр