Таиланд полициясе террорчылыкта шикләнелгән ун Сүрия ватандашын эзләүне раслады.
Элегрәк Таиланд мәгълүмат чаралары Русия ФСБсының Таиландка яшертен мәгълүмат җиткерүен раслаган иде. Анда Русиядә тыелган «Ислам дәүләте» террор оешмасы белән бәйле булырга мөмкин ун сүрияленең Таиландта теркатлар әзерләве әйтелгән.