Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанны Мәскәү вакытында калдырдылар


Татарстанда вакытны Мәскәүдән бер сәгатькә алга күчерүне депутатлар һәм белгечләр хупламады.

Татарстан Дәүләт шурасының экология, табигать ресурсларын куллану, авыл хуҗалыгы сәнәгате һәм азык-төлек сәясәте комитетында икътисадчылар, табиблар һәм полиция вәкилләре катнашында фикер алышу булды. Аның нәтиҗәсендә Татарстанны Мәскәү вакытында калдыру кирәклеге турында карар кабул ителде.

Мәскәү вакыты белән яшәгән Татарстанда вакытны бер сәгатькә алга күчерү тәкъдиме белән бер төркем активистлар, шул санда "Аурупалы Татарстан" блогы чыккан иде. Интернетта имзалар җыелып парламентка тапшырылды. Азатлык сәгать күчерүнең уңай һәм тискәре якларын барлады.

Татарстан парламенты комитетындагы утырышта катнашканнарның барысы да диярлек Мәскәү вакытын калдыру өчен тавыш бирде. Азатлык укучыларының 84.6% Казан вакытын бер сәгатькә алга күчерүне хуплыйсызмы, дигән сорауга "әйе", 15.4% "юк" дип җавап биргән иде.

Хәзерге вакытта Русиядә 11 вакыт зонасы бар. Мәскәүдән бер сәгатьлек аерма белән әлегә өч кенә төбәк яши: Калининград өлкәсе (бер сәгать артта) һәм Удмуртия белән Самар өлкәсе (бер сәгать алда).

XS
SM
MD
LG