Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада милли сәнгатебез йолдызларын зурлыйлар


Уфада Фәридә Кудашева яшәгән йортка хатирә тактасы куелды
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:45 0:00

Уфада Фәридә Кудашева яшәгән йортка хатирә тактасы куелды

Уфада татар-башкорт халыкларының легендар җырчысы Фәридә Кудашеваның туына – 95, күренекле композитор Бәхти Гайсинның тууына 85 ел тулу уңаеннан юбилей чаралары уза.

Фәридә Кудашева һәм Бәхти Гайсин исемнәрен мәңгеләштерү, рухи мирасларын саклау, милли җырларны башкаручы яшь сәләт ияләрен ачыклау максатыннан Башкортстан татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте 2014 елда “Ике аккош” исемле фестиваль башлаган иде. Ул фестивальнең тәүге өлеше аларның туган якларында уза. Чишмә касабасында Фәридә Кудашева репертуарыннан һәм халык җырларын башкаручылар алыша. Бәхти Гайсин репертуарындагы музыкаль әсәрләрне баянда башкаручылар Авыргазыда алыша.

​Быел да Чишмә һәм Авыргазыда фестиваль башланып, 7 декабрь Башкортстан опера һәм дәүләт театрында зур гала-концерт белән тәмамланды. 14 декабрь Уфаның Октябрь инкыйлабы урамындагы Фәридә Кудашева яшәгән йортка тактаташ куелды. Шул ук кич “Фәридә моңнары безнең йөрәкләрдә” исемле чара узды. Анда Казаннан килгән мәртәбәле кунак, Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин да катнашты.

Чарадан күренеш
Чарадан күренеш

Фәридә Кудашеваның исемен мәңгеләштерү эшләренә килгәндә, татар-башкорт халыкларының “Дуслык моңы” халыкара фестивале Фәридә Кудашева исемен йөртә. Уфада һәм Чишмәдә аның исемендәге урамнар бар. Туган авылы Келәштә якын көннәрдә Йорт-музее ачылачак. Фәридә Кудашеваның юбилей чараларыдәвам итә.

Фәридә Кудашева 1920 елның 15 декабрендә Чишмә районының Келәш авылында туа. Ул Башкортстанның халык шагыйре Сәйфи Кудашның туганы. Мәктәптә Мостай Кәрим белән бер сыйныфта укый. 1939 елны Уфа театр училищесын тәмамлагач, берничә ел Дүртөйле колхоз-совхоз театрында эшли. 1944-47 елларда Башкорт академия театрында, 1947-56 елларда радиокомитетта эшли. Хезмәтенең калган өлеше Башкортстан дәүләт филармониясендә үтә.

Күңелләргә үтеп кергән үзенчәлекле тавышка ия моң алиһәсе Фәридә Кудашева Башкортстан һәм Татарстанда гына түгел, ә барлык ил күләмендә таныла. Ул Русиянең атказанган, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты, Башкортстанда яшәп иҗат итүчеләр арасында Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге бүләген алучы бердәнбер шәхес. Сәхнәгә биргән 50 елының 27се виртуоз композитор һәм музыкант Бәхти Гайсин белән уза. Алар пар былбыллар кебек бергә сайрашып иҗат итәләр.

Бәхти Гайсин 1930 елның 24 гыйнварында Башкортстанның Авыргазы районының Кешәнне авылында туган.1953 елда Уфа музыка училищесының халык уен кораллары бүлеген тәмамлаганнан соң, сигез ел Башкорт академия театрында концертмейстер булып, калган хезмәт елларында Башкортстан филармониясендә эшли. Ул бик күп популяр җырлар авторы. Шул исәптән Гөлшат Зәйнашева сүзләренә “Ике аккош”, “Соңгы мәхәббәт” кебек җырларны да ул иҗат иткән.

Бәхти Гайсин Башкортстандагы беренче музыкаль ансамбль оештыручы. Ул Русиянең атказанган, Башкортстанның халык җырчысы.

XS
SM
MD
LG